tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур» нәшрият йортында «Кыйссасел-әнбия» китабы дөнья күрде
«Хозур» нәшрият йортында «Кыйссасел-әнбия» китабы дөнья күрде

«Хозур» нәшрият йортында «Кыйссасел-әнбия» китабы дөнья күрде

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты «Кыйссасел-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы») китабын нәшер итте.

«Кыйссасел-әнбия» Коръәни Кәримдә искә алынган пәйгамбәрләрнең тормышларын яктырткан мөһим әсәрләрнең берсе булып тора. Анда Аллаһы Тәгалә яраткан күкләр, җирләр, фәрештәләр, җеннәрнең һәм беренче кеше – Адәм галәйһиссәламнән алып, соңгы пәйгамбәр – Мөхәммәдкә кадәр булган пәйгамбәрләрнең кыйссалары урын алган.

Әлеге хезмәтнең 1917 елгы революциягә кадәр татар халкы арасында бик танылган китап булуын искәртеп узу мөһим. Бүгенге көндә дә ул мәчет-мәдрәсәләрдә төп дәреслекләрнең берсе булып тора.

Китапны “Хозур” нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:

Кибет: Казан, Тукай ур., 36. Тел.: +7 (903) 305-45-43

Склад: Казан, Газовая ур., 14. Тел.: +7 (966) 250-00-09

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*