tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур ТВ» – хәзер Башкортстанда да күрсәтә
«Хозур ТВ» – хәзер Башкортстанда да күрсәтә

«Хозур ТВ» – хәзер Башкортстанда да күрсәтә

“Хозур ТВ” мөселман каналы тапшырулары “Зеленая точка Уфа” цифрлы телевидение һәм интернет-провайдеры челтәренә дә кертелде.

“Хозур ТВ”ның максаты – радикаль карашлардан читтә торган куркынычсыз мәгълүмат киңлеген популярлаштыру. “Хозур ТВ” контенты мавыктыргыч, балалар өчен һәм күңел ачу тапшыруларыннан гыйбарәт, ул теләсә нинди яшьтәге һәм социаль дәрәҗәдәге кешеләр өчен аңлаешлы. “Зеленая точка Уфа” каналлары пакетына керү әлеге максатта зур адым.

Мөселман телевидение тапшыруларын карау өчен 17000 кулланучы кушылды.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Башкортстан мөфтиенең беренче урынбасары Айнур хәзрәт Арсланов җитәкчелегендәге делегация булды. Ике як дини оешмалар арасында хезмәттәшлек алып бару һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту мәсьәләләрен караган иде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*