tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур ТВ» «Минем Рамазан» («Мой Рамадан») челлендж-бәйгесен игълан итә
«Хозур ТВ» «Минем Рамазан» («Мой Рамадан») челлендж-бәйгесен игълан итә

«Хозур ТВ» «Минем Рамазан» («Мой Рамадан») челлендж-бәйгесен игълан итә

Изге Рамазан ае башланыр алдыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телевидениесе Instagram-кулланучылар арасында видеоэшләр челлендж-бәйгесен игълан итә.

Анда катнашу өчен:

татар яки рус телендә видеоролик төшереп, аны #мойрамаданхузур хештегы белән 2019 елның 29 маена кадәр Instagram социаль челтәрендә урнаштырырга; әлеге ролик астында кимендә ике дустыңның аккаунтын билгеләп, челленджны аларга тапшырырга;

«Хозур ТВ» – @huzurmedia аккаунтын билгеләргә һәм бу аккаунтка язылырга кирәк.
Бәйгедә Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 14 яше тулган Instagram-кулланучылар катнаша ала.

Җиңүчеләрне акчалата бүләкләү күздә тотыла:

I урын – 5 мең сум;
II урын – 3 мең сум;
III урын– 2 мең сум.

Нәтиҗәләр чыгару һәм бүләкләү 6 июньгә билгеләнгән. Бәйгенең нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.

Белешмә өчен телефон: +7 (917) 897-85-74 (Альмира).

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*