tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хозур ТВ” татар сүзләренең мәгънәләрен аңлата
“Хозур ТВ” татар сүзләренең мәгънәләрен аңлата

“Хозур ТВ” татар сүзләренең мәгънәләрен аңлата

Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесендә “Сүз эчендә хикмәт бар” тапшыруы эфирга чыга башлаячак. Татар сүзләренең килеп чыгышына (этимологиясенә) багышланган тапшыруларны Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резеда Сәлахова алып барачак.

Әлеге тапшыру язучы-прозаик, тел һәм мәдәният тарихы белгече Адлер Тимергалинның “Миллият сүзлеге”нә нигезләнеп эшләнә. Тапшыруда сүзләрнең килеп чыгу тарихы һәм төрле мәгънәләре буенча ачыклыклар кертеләчәк, аның тарихыннан төрле кызыклы вакыйгалар сөйләнәчәк. Сүзләрне телевизор караучылар үзләре өчен төрле яктан ача алачак. Гадәттә, бер тапшыруда 5-6 сүзнең тарихын яктырту күздә тотыла. Һәрбер чыгарылыш татар алфавитының билгеле бер хәрефенә багышланачак. Алып баручы тапшыруда сүзләрнең мәгънәсе хакында гына сөйләп калмый, һәрбер чыгарылыш ахырында шушы хәреф белән бәйле әдипнең биографиясе бәян ителә һәм аның бер-ике әсәре китерелә, аны укып карарга тәкъдим ителә. Мәсәлән, тапшыруларның берсендә Әмирхан Еникинең тормыш юлы белән таныштырырга һәм аның әсәрләре турында сөйләргә ниятлиләр.

Тапшыруның идеясе – татар телен үстерү, ватанпәрвәрлек тәрбияләү, милли мәсьәләләрне күтәрү.

“Сүз эчендә хикмәт бар” тапшыруы июль аеннан эфирга чыга башлаячак.

Исегезгә төшерәбез, Диния Нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте. Мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*