tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хушлашу сүзе
Хушлашу сүзе

Хушлашу сүзе

Татар дөньясы зур югалту кичерә. Чит җирләрдә татар милли-мәдәни тормышын саклап калуга үзеннән зур өлеш керткән, тарихи ватаныбыздан читтә яшәп тә бар гомерен туган телебезне, динебезне саклауга багышлаган, милләтне XX гасырның тарихи вакыйгалары, бөек шәхесләре белән бәйләп торган татар халкының каһарман улы Равил Салихмәт вафат.

Равил Салихмәт дөньяның төрле илләрендә яшәп һәрвакыт милләтебезгә хезмәт итте, исхакыйлардан килгән азатлык идеалларын таратты, татар дөньясын берләштерүче булды. Бөтен гомерен бу милләтпәрвәр шәхес газиз халкыбызга багышлады. Йөзләгән, меңләгән милләтәшләребез өчен Равил әфәнденең вафаты зур югалту. Милләтнең күтәрелешен күреп, ул аңа ярдәм итәр өчен барсын да эшләде.

Татар җәмәгатьчелеге Равил Салихмәт арабыздан китүен бик авыр кичерә, Бөтендөнья татар конгрессы аның туганнарының, якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу олпат шәхеснең исеме халкыбыз тарихында һичшиксез алтын хәрефләр белән уелып калыр, яңа буыннарны милләтнең якты киләчәге өчен көрәшкә өндәп, рухландырып торыр.

Авыр туфрагың җиңел булсын, Равил ага.

Бөтендөнья татар конгрессы
Башкарма комитеты рәисе  Р.З.Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*