enrutat
Баш бит / Хыялыбыз – олатабызның каберен табу
Хыялыбыз – олатабызның каберен табу

Хыялыбыз – олатабызның каберен табу

1912нче елны Төмән өлкәсе Вагай районы Коллар-юрты авылында минем олатам Гомәр Сәйфетдин улы Марганов – бабаем Патретдиннең әтисе дөньяга килә. Гади, тырыш  олатабыз мәктәптә укып, аннары мал табибы булып “Йолдыз” дип аталган совхозда эшли. Гаилә корып, балаларына шатланып яшәгән чорда сугыш башланып китә. Бөек Ватан сугышы   башланганда аларның өч балалары була. Иң кечкенәсе — минем бабаем Патретдин. Олатабыз Гомәр сугышка 1941 нче елны октябрь аенда  китә. Аның гаиләсенә сугыш елларында бик авыр була, сугыштан әтиләреннән хәбәрне өзелеп көтәләр. Соңгы хат Сталинград өлкәсеннән килә. Монда барган коточкыч сугышлар  турында без китаплардан укып беләбез. Безнең олатабыз  сугыштан әйләнеп кайтмый. Ул хәбәрсез югалганнар исемлегендә булуга карамастан, аның фамилиясе, исеме Хәтер китабында бар. Явыз сугыш китергән кайгылар аркылы бабаем Патретдин ятим үсә. Ул йомшак күңелле кеше. Олатабыз Гомәр Сәйфетдин улы  Патретдин бабаемның балалары, оныклары хәтерендә  мәңгегә сакланыр. Олатабыз Волгоград янәшәсендә туганнар каберендә  җирләнгән дип уйлыйбыз. Олатабызның каберен табу –аның оныкларының хыялы. Сугыш тәмамлануга 70 ел үтсә дә, яу кырларында батырлык күрсәткән, анда башларын салган  якыннарыбыз безнең хәтеребездә. Бу сугыш бөек илебезнең-бөек тарихы.

Азамат Садыйков, Нефтеюганск шәһәре, 3 сыйныф укучысы.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*