enrutat
Баш бит / I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды уңаеннан матбугат очрашуы үтте

I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды уңаеннан матбугат очрашуы үтте

21 мартта Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды уңаеннан матбугат очрашуы үтте.

Журналистлар алдында Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, БТК бюро әгъзасы, тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков чыгыш ясадылар.

Данис Шакиров билгеләп үтүенчә, әлеге съезд Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең оештыру чарасы булып торачак. Бу җәмгыятьнең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә филиаллары оештырылып эшләячәк дип көтелә. Бүгенге көндә мондый филиаллар саны кырыкка якын булачак. Җәмгыятьнең Советы сайланачак, оператив мәсьәләләрне ул хәл итәчәк. Аның составын ике елга бер мәртәбә яңартып торылыр дип уйланыла.

Сүзне Дамир Исхаков дәвам итте. Ул төзеләчәк төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыятенең журналы чыгачагы турында хәбәр итте. Аның исеме «Туган җир» («Родной край») булачак дип планнаштырыла. Әлеге басмада татар авыллары тарихына зур урын биреләчәк. Бу материаллар татар авыллары тарихын язуда төпле чыганак булып торырга тиеш. Бүгенге көндә Россиядә 4300 исән татар авылы исәпләнә, беткән авыллар санын әле исәпләп чыгарган кеше юк.

Интернетта татар авыллары тарихына багышланган Википедия кебегрәк ресурс булдыру турында да сүз алып барылды. Анда һәркем белгәннәрен язып барса, шулай күмәкләп бу зур һәм әһәмиятле эш башкарылыр иде дип өметен өзми Дамир Исхаков.

I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды турында тулырак мәгълүмат:

Программа

Пресс-релиз

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*