tatruen
Баш бит / Яңалыклар / I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды
I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды

I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр съезды

2017 елның 24-25 март көннәрендә Казанда I Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр сезды  узачак. Төп оештыручы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Чарада Россия Федерациясенең 33 төбәгеннән 200 делегат катнашачак. Съездка килүчеләр арасыннан иң ерак төбәкләр – Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск, Әстерхан өлкәләре һәм Казакъстан Республикасы. Иң зур делегация составы булган төбәк (Татарстаннан кала) – Башкортстан Республикасы (30 вәкил).

Программада:

  • РФ төбәкләрендәге татар авыллары тарихына багышланган китаплар күргәзмәсе белән танышу;
  • ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты галимнәре катнашында түгәрәк өстәл;
  • «Дөнья тарихында Алтын Урда» («Золотая Орда в мировой истории») китабын тәкъдим итү кичәсе
  • «Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте»нең оештыру корылтае;
  • Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы утырышы;
  • ТФА Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән хезмәтләр белән танышу, институт галимнәре белән очрашу.

Корылтайда “Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” (БТТӨҖ) оештырылачак, аның Идарәсе һәм эш документлары сайланачак.

“Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте”н оештыруның төп максатлары: җирле тарихны һәм татар халкының мәдәниятен өйрәнү, мәдәни-лингвистик (этнологик, фольклор, тел) материалларын анализлау.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*