tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар Гыйльметдинов: Татар тапшырулары ябыла
Илдар Гыйльметдинов: Татар тапшырулары ябыла

Илдар Гыйльметдинов: Татар тапшырулары ябыла

Федераль каналлар туган телдә төшерелгән программаларны кыскарта, дип белдерде Илдар Гыйльметдинов Казанда узган IX хисап-сайлау конференциясендә. Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендәге актуаль мәсьәләләргә тукталды.

Ул Татар халкы үсеш стратегиясен булдыруда актив катнашырга, тәкъдимнәр кертергә өндәде.

Илдар Гыйльметдинов туган телне саклау юлларын атады һәм игътибар таләп иткән кайбер проблемалар турында сөйләде: «Телевидениедә кайбер программалар ябыла. Бу югарыдан да килә. Федераль каналлар туган телдәге программаларны кыскарта. Шулай ук, программаларның акчасы булмау сәбәпле, ябылалар», — дип белдерде автономия советы рәисе.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе мәгариф өлкәседәге мәсьәләләрне дә әйтеп узды: «Нинди әсбаплар кирәк, кайда нинди класс, группалар ачарга мөмкин, нинди ярдәм кирәк — бөтенесен анализларга кирәк. Җиңел генә мәктәп ачам дип уйлыйсыз икән, алай гына булмый. Самара һәм башка татар мәктәпләрендә нәрсә хисабына алдырганнарын беләсез, чөнки анда башка фәннәр дә көчле, ата-аналар шуңа алданып бирә. Хәтта рус балалары да шунда укуга мисаллар бар. Зинһар, шул әйберләргә игътибар итик», – диде Гыйльметдинов.

Илдар Гыйльметдинов биш көнлек уку атнасына кагылышлы фикерен әйтте. «Мәгариф министрлыгы биш көнлек укуга күчүне тәкъдим итәчәк. Башкортлар күчкән. Без дә күчсәк, татар теле кыскартуга дучар булырга мөмкин. Зинһар, ашыкмыйк. Бәлки, башлангыч мәктәптә кирәктер, ләкин уйлап бетерик әле», — дип мөрәҗәгать итте ул.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*