enrutat
Баш бит / Ибрайда халык җыенында мәктәп өчен имзалар җыелды
Ибрайда халык җыенында мәктәп өчен имзалар җыелды

Ибрайда халык җыенында мәктәп өчен имзалар җыелды

Оренбур өлкәсендәге бердәнбер Ибрай татар мәктәбен яптырмас өчен халык җыенында түрәләргә мөрәҗәгать әзерләнде.

Оренбург өлкәсе Ибрай авылы халкы җыенына Красногвардейски районы хакимияте башлыгы Николай Чернышев килгән. 13 апрель булган җыенда мәктәпне саклап калу таләбе белән әзерләнгән мөрәҗәгатьтә 160лап имза җыелган.

“Авыл халкы мәктәпне башлангыч уку йорты итеп калдыруга каршы, тугыз еллык кирәк безгә”, дип сөйләде Азатлыкка укытучы һәм өч бала анасы Лена Әбдрәшитова.

155 хуҗалыгы булган, 360 кеше ​яшәгән авылның мәктәбе быел 90 еллыгын билгели. Мәктәптә 23 бала укый. Киләсе елда беренче сыйныфка өч бала керергә тора. Алдагы 5-6 елда мәктәптә 25ләп бала булачак, дигән сүз.

Русиянең мәгариф турындагы канунына караганда, ата-аналарның, авыл халкының фикереннән башка мәктәпләр нинди дә булса үзгәрешләргә дучар булмаска тиеш. Хакимиятләр Ибрай мәктәбен акча җитмәү сәбәпле ябарга җыена. Клуб һәм медпунктта эшләүчеләрнең минималь хезмәт хакына күчерелүләре билгеле.

azatliq.org

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*