tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идеал, Силина, Форель һәм башкалар: татардагы сирәк исемнәргә күзәтү
Идеал, Силина, Форель һәм башкалар: татардагы сирәк исемнәргә күзәтү

Идеал, Силина, Форель һәм башкалар: татардагы сирәк исемнәргә күзәтү

Үзенчәлекле күренешләр һәрчак кеше игътибарын җәлеп итә. Кызык та инде бу кешелек дөньясы! Ни өчен кайбер исемнәр халык теленә җайлы гына кереп киткән дә, башкалары “ак карга” кебек йөри.

Мәгънәләре бер үк булса да, нигә Камил исемен тыныч кабул итәбез, ә Идеал исемен ишеткәч шаккатабыз? Кызларда Ләлә исеме киң таралган, ә шул чәчәкнең русча атамасы Тюльпан сирәк дип санала һәм гаҗәпләндерә, югыйсә Гөлчәчәкнең үзен дә, тәрҗемә варианты Розаны да рәхәтләнеп кулланабыз. Нигә Гөлназ исеме гадәти дә, Гөлмай дигәне алай түгел? Сирин, Сиринә, Лилия, Миләүшә исемнәре киң таралган, ә нигә Кашкарый дип кушмыйлар? Булат, Тимур, Минтимер, Тимерхан, Биктимер популяр, ә Корыч дип исем кушсаң – сәер. “Аю” дигәнне аңлаткан Артурлар бихисап, ә “бүре баласы” мәгънәсенә ия Вәис исеме алай тамыр җәймәгән.

Бу хәлләрне әлегә аңлатып булмый, ләкин үзенчәлекле исемнәргә ия кешеләрне эзләп табу, алар белән әңгәмә кору бик кызыклы булды.

Гандәлибә Ажгихина: Гандәлибә – гарәп сүзе. Сандугач дигәнне аңлата. Бу исемне миңа әнием кушкан. Ул шундый исемле бик матур кыз бала күргән булган. Бик ошатып, миңа да шушы исемне сайлаган.

Исемем миңа башта ямьсез тоела иде. Хәзер аңлыйм, исемем язмышыма бәйләнгән. Җырларга яратам, шигырьләр, җырлар иҗат итәм.

Гөлзәминә Габдрахманова: Баштарак шундый сәер кебек тоела иде бу исем: үзе озын, үзен әйтә алмыйлар… Шулай да беркайчан да үземә русчалатып Гуля кебек исемнәр белән дәштермәдем. Хәзерге вакытта дуслар арасында Зәмзәм дип дәшәләр. Исемне кушу тарихына килгәндә, төпчек бала мин, бишенче. Өч апам һәм бер абыем бар. Исемне озак сайлаганнар. Минем әни ягыннан туганнар һәм үземнең апаларымның исеме барысы да Гөл дип башлана: Гөлсимә, Гөлҗифар, Гөлҗәүһәр, Гөлчирә (әни), Гөлнур, Гөлфинур, Гөлсөяр. Миңа да шул Гөллене эзләгәннәр инде. Гөл… Гөлия… Гөлсинә… Гөлчәчәк… Ахырдан шул Гөлчәчәк исеменә тукталганнар. Мулла бабайга да әйтеп куйганнар. “Ярар” дигән дә үз кызының исемен кушып кайтып киткән.

Кайтып киткәнче әйткән әле: “Мин аңа Гөлчәчәк дип түгел, Гөлзәминә дип куштым, ә сез үзегез ничек телисез, шулай эндәшегез инде. Бер балага гөле дә, чәчәге дә күп була ул”, – дигән. Мәгънәсе җир гөле дигәнне аңлата.

Олы улыбызга исем кушу тарихын да сөйләп китим. Моннан 14 ел элек больницадан балаңа исемен кушып, кулга документларын тотып чыгасы иде. Тәрәзә аркылы сайладык исемне. Мин Дилүс дим, Әтиләре Рәдис, ди. Рәдис диеп китеп барган ирем Дилүс исеме белән туу турында таныклык китерде.

Икенче улыбызга әтисенең Дәнис дип куштырасы килгән иде. Булмады. Мулла мондый исемне кушарга ярамый, “дән” түбәнгә тәгәрәү мәгънәсенә ия диде. Әйдәгез, Динислам кушыйк ди. Мәгънәле исем булса да, минем куштырасым килмәде. Озын, фамилиябез дә озын – Габдрахманов. Һәм шыпырт кына үземнең ничә айлар буе күңелемдә йөрткән исемне әйттем: “ Данияз дип кушмыйбызмы соң?” Шулай итеп ике улыбызга да мин сайлаган исемнәр кушылды.

Айфираз Зарифуллин: Фираз дигән исем бар, фарсы теленнән биеклек дип тәрҗемә ителә. Әти Ай + фираз берләштереп Айфираз дип кушкан. Исемемне бик ошатам. Банк һәм финанслар өлкәсендә эшлим. Буш вакытымда саф һава суларга, йөгерергә, оптимистик рухта булган кешеләр белән аралашырга яратам. Һәрвакыт яңа мәгълүмат тупларга омтылам.

Рүзия Сафиуллина: Туган ягымда Идеал исеме шактый очрый. Буа районының барлык авыллары турында сүз бармый, әлбәттә. Анда бит “мишәр ягы” һәм “татар ягы” бар. Мишәр авыллары районның көньяк-көнбатышында урнашкан. Менә шуларның бер-икесендә халык балаларына Идеал исемен кушарга яраткан. Хәзер инде бу исемне элеккечә күмәк төстә кушмыйлардыр, дип уйлыйм, чөнки заманы үзгә, исемнәр модасы да әллә ничә мәртәбә алмашынды.

Идеал исемен кушу модасы ул төбәктә узган гасырның 70-80нче һәм 90нчы еллары башында булгандыр. Әлеге моданың кайдан килүен дә фаразлый алам. Мәсәлән, безнең балачакта халык радиодан татарча концертларны көтеп ала иде. Төрле танылган җырчылар арасында Идеал Ишбүләков (Идиял Дәүләт улы Ишбүләков) исемле опера җырчысы, шулай ук халык һәм композиторлар җырларын да оста башкарган мәшһүр тенор чыгыш ясый иде. Радиодан ишеткәч, татар колагына Идиял-Идеал исеме бик матур булып тоелгандыр, мөгаен. Мәгънәсен уйлап тору бик сирәк инде татарда. Матур яңгырыймы – яңгырый, күршеләр үз малайларына кушканмы – кушкан. Җитмәсә, Илдар, Идият ише традицион исемнәргә дә бераз аваздаш!

Ә бала күтәрә алырмы ул исемне? Аклый алырмы ул аны? Бу турыда уйланучылар булмаган диярлек. Язмышлары ничегрәк ул Идеалларның? Тормышларында Идеал исеме нинди роль уйнаган? Кызганыч, бу сорауларга җавап бирә алмыйм, чөнки мин ул авыллар белән элек тә берничек бәйләнмәгән идем һәм, табигый хәзер дә бәйле түгелмен.

Идеал исеме ошау-ошамауга килгәндә, мин исемнәрнең яңгырашына түгел, ә бәлки мәгънәсенә игътибар итәм. Исем артык “кычкырып” тормаска һәм мәгънәле, татар-мөселманнар өчен традицион булырга тиештер, минемчә.

Индүсә Минһаҗева: Әтиемнең олы апасы Сәүдә каяндыр ишеткән булган, әлеге исемне миңа ул кушкан. Туган авылым Яшел Үзән районы Күгәй авылында ике кызга, мине күздә тотып, Индүсә исемен кушканнарын беләм.

Ләззәт Хәйдәров: Энекәшем Сәяр белән безгә исемнәребезне мәрхүм бабабыз Хәйдәр кушкан. Туфан Миңнуллинның “Баскетболист” пьесасында бер герой Ләззәт исемле. Адашларым Мөслим, Сарман районнарында сирәк кенә очраштыргалый ди, үземнең алар белән күрешкән, аралашканым юк. Казахстанда да шундый исемле зур бер нефть чыгару һәм эшкәртү оешмасы җитәкчесе булган, ди.

ТР халык артистыФердинанд Фәтхи: Әнием Фәттерахманова Саяра Гыйбадулла кызы Арча районы Иске Ашыт авылыннан. Мәдәният өлкәсендә армый-талмый хезмәт куйды, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булды. Гаиләләрендә беренче бала Саяра исемле булган, ул яшьли үлгән. Әнием дөньяга килгәч, аңа да Саяра дип исем кушканнар. Кечкенә чагында ул да суга батып хәрап була язган. Әнине ул чакта әтием Рафаэль – үсеп буйга җиткәч аның ире буласы егет коткарып калган.

Гөлнур Айзат: Улыма исем кушуның тарихы опера һәм балет театрында эшләүче җырчы Идеал абый Ишбүләков белән бәйле. Ул безнең Азат белән очрашып йөрүебезне белә иде, якыннан таныш идек, аралашкан вакытта әйтә килде: “Балагыз туса, минем исемне кушыгыз, Татарстанда ике Идеал булабыз аннары. Әгәр мин китеп барсам, үзе бер Идеал булып калыр. Мәгънәсе бик матур бу исемнең”, – диде.

1983 елда дөньяга килгән улыма ике исем сайлаган идем – Данияр (әдәби әсәр герое) һәм Идеал. Бала туган көнне мизгел генә Идеал абыйны төшемдә күреп алдым. Кулын сузып торган сыман: “Вәгъдә иттең, ышандырдың” – диде кебек. Шул рәвешле Идеал исеменә өстенлек бирдем. Чыннан да ул вакытта тирә-якта да, Татарстанда да Идеал исеме бик сирәк иде. Улым кечкенәдән үк бөтен эшкә тартыла торган, йорт эшләрендә булышчы булып үсте, 4-5 сыйныфларда аның язу сәләте ачылды, мин оештырган иҗади түгәрәккә йөрде, спектакльләрдә дә катнашты, төп рольләрне дә уйнады. 7 сыйныфта “Тукайга җәяүле сәяхәт” дигән зур бер фестивальдә җиңеп, Тукаебызның туган якларында йөреп кайттылар, Буа районыннан Идеал үзе генә барды. “Яшь ленинчы”, “Ялкын”да материаллары басылды, аңа яшь хәбәрче таныклыгы бирделәр. Яшь хәбәрче буларак, Яңа ел алдыннан башкалабызда узучы чыршы бәйрәмендә катнашты.

Ул вакытта Дәүләт депутаты Дмитрий Лихачев белән фотога төшеп, аралашып, бик канатланып кайткан иде. Кулын кысып котлаган вакытта улымның исеме Идеал икәнен белгәч: “О-о, будешь тогда идеальным человеком!” – дигән. Әкрен генә үз исемен аклап, эшләп килә улыбыз. Аңа бәйле рәвештә, аның үрнәген күреп, балаларына шушы исемне куштылар, адашлары үзебезнең туган авылда да бар, тирә-яктан да ишеткәләп торабыз. Исем кешене тәрбияли дә бит әле ул.

Данияр исемен кушасы килеп хыялланып йөргәнемне истә тотып, Идеал белән киленебез беренче оныкка шушы исемне сайладылар, ул теләгем дә тормышка ашты.

Лиана Мәрданова: Әниемнең исеме Силина. Әлеге исемне аңа әтисе, минем бабам уйлап тапкан. Башта Инсия дип кушарга тиеш булганнар. Туган ягым Актанышта, янәшәдәге Мөслимдә сирәк һәм бик оригиналь исемнәр кушу гадәти хәл.

Алсу Җиһангирова: Эшем төрле бәйрәм, мәҗлесләр оештыру белән бәйле булгач, күп кешеләр белән аралашам. Кунакларның нинди генә исемлеләре очрамый!.. Иң истә калганнары – Форель, Реверанс.

Атлас Гафиятов: Чыннан да исемем үзенчәлеклеләр рәтендә, карталар җыелмасы һәм тукыма атамасы икәне һәркемгә мәгълүм. Грек мифологиясендәге билгеле батыр Атланттан алынган дигән фикер дә бар. Африкадагы Атлас тауларын да искә алмый мөмкин түгел.

Биш ел элек шәҗәрәбезне өйрәнә башладым, нәселебездә муллалар шактый. Бишенче буын бабам Атласулла исемле булган, әтием аның исеменең кыскартылган вариантын миңа кушкан, аннары бездә шундый кыска исемнәр киткән. Мин үзем Әлмәттән. Мөслим, Азнакай, Лениногорск, Зәй якларында Атлас исеме очрый, ә үзенчәлекле исемнәр буенча Актанышны, гомумән, уникаль район дип саныйм.

Теләчедә яшәүче бер көрәшче егетне беләм, шулай ук Атлас исемле рус сәяхәтчесе, шундый фамилияле бокс буенча тренер бар икән. Мөслим районында Атлас авылы бар. Бу хакта егерме ел элек белдем, Татарстан картасын карап утырганда күрдем дә, барып кайтырга булдым. Анда утызлап хуҗалык бар, 1928-1930 елларда Зур Ташлыяр авылыннан аерылып чыкканнар. Музейларына да кердем, ләкин авылга кем хөрмәтенә шундый исем кушылганны белүче булмады. Бервакыт туганнар белән җыелышып утырганда бу хакта мактанып сөйләгән идем, баҗабыз Айдар: «Ә Айдар исемле ике авыл бар!» – дип мине уздырды.

Илзидә Госманова: Элегрәк исемемне сирәк дип йөри идем, эстрадага килгәч, Илзидәләр шактый икәнлеген белдем. Җырлый башлагач, интернет аша күп Илзидәләр белән дуслаштым. Мәгьнәсе – илнең үсүе, көчәюе.

Әгъҗибә Хаҗиәхмәтова: Исемемне әти кушкан, мәгьнәсе – гаҗәпнең гаҗәбе, таң калырлык дип укыган идем бер татар исемнәренә багышланган китапта. Туган ягым Актанышта бер әйтүдә отып калалар, безнең якта сирәк булса да, очрый ул исем. Ә башкалар исә кат-кат сорый – башка милләтнекеләр дә, үзебезнең татарлар да. Кемгә кирәк, ул отып кала инде бер биш тапкыр әйткәч.

Алсу Вәлиева: Эшем оешмаларга кадрлар сайлау белән бәйле булгач, шактый кеше белән аралашырга туры килә. Велюр, Җания, Илина, Сандугач, Налия, Фирнус исемлеләре игътибарымны җәлеп итте.

Франзилә. Әткәем армиядә хезмәт иткәндә Камчатка ягында Франзиля исемле таныш кызы булган. Авылга кайткач, әниемә өйләнгән. Өченче балалары булып мин туганмын. Менә шулай ул кызның исемен миңа кушканнар. Авылда, якын тирәдә генә түгел, себер якларында яшәдем, андый исемне очратмадым.

Интернет челтәрендә теркәлгәч, таптым адашымны, берәү килеп чыкты. Пенза шәһәреннән, озак еллар дуслар без. Адаш апам белән очраштык әле генә Сочига китеп барышлый.

Әткәемнең яраткан кыз баласы булдым, үлгәч тә төшләремә керә яраткан кызым минем дип. Әнкәем дә китеп барды май аенда.

Исемем сирәк булгач, кызык очраклар да булды. Руслар кыскасы ничек диләр. Никак дим. Тяжело говорить, диләр, әйтерсез кирәксә дим. “Франция , Фрося, Фая” дип карадылар, килеп чыкмады. Бала, назлы, кадерле вакытта Фрәндүк дип йөрттеләр. Ишетмәгән, белмәгән кешеләр Франциядан килдеңме дип сорыйлар. Минемчә, үземә карата исемем бик дөрес кушылган.

Рәйсә БОРҺАНИЕВА
intertat

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*