tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ
Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

Хөрмәтле татарстанлылар!

Кадерле ватандашлар!

Сезне истәлекле тарихи вакыйга – Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көне уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Мөселман цивилизациясендә тирән эз калдырган, татар халкының язмышын билгеләгән әлеге олуг вакыйга булып узган заманнан алып динаятьле ата-бабаларыбыз күп гасырлар дәвамында игелекле һәм данлы гамәлләр башкара килгән. Без бүген дә туган җиребездә, 922 елдагы кебек үк, барлык сынауларны узып, бердәмлегебезне, иманыбызны, телебез һәм мәдәниятебезне саклап калырга мөмкинлек биргән бөек хакыйкатьне күңелләребезгә иңдергәне өчен Шәфкать һәм Мәрхәмәт иясе Аллаһка ихлас мактау, олылау сүзләрен җиткерәбез.

Үткәндәге зирәк хөкемдарларны һәм дин белгечләрен рухиятебезгә һәм иминлегебезгә тотрыклы нигез салган акыллы карар кабул иткәннәре һәм ислам гыйлеменә бәяләп бетергесез зур өлеш керткәннәре өчен чын күңелдән рәхмәт белән искә алабыз. Ходайга шөкер, рухи хәзинәбез булган, ныгып урнашкан дини инанулар татарстанлыларның хәзерге буынында да көчле аваздашлык таба.

«Яңарыш» республика фонды тырышлыгы белән мәшһүр Борынгы Болгар торгызыла. Узган ел анда тантаналы төстә Болгар ислам академиясе ачылды. Бу уку йорты ислам гыйлеме, белем бирү һәм дини-мәгърифәти үзәкләрнең иң күренеклеләреннән берсенә әверелер дигән зур ышаныч бар. Һәрберебез Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәхәбәләре һәм аларның тугры тарафдарлары исемнәре язылган изге ядкәрләрне шәхсән барып күрергә, әлеге тиңдәшсез тарихи җәүһәрне торгызуга хәл кадәри өлеш кертергә тиеш дип уйлыйм.

Борынгы Болгарны күтәрүнең Казан Мәрьям Ана иконасы соборын һәм Свияжск утрау-шәһәрчеген торгызу белән бергә алып барылуы тирән мәгънәгә ия. Үзенең иң зур байлыгын – милләтара һәм динара бердәмлекне һәм татулыкны саклый һәм ныгыта килеп, күпләр өчен үрнәк булган Татарстан ышанычлы адымнар белән алга бара.

Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул иткән көнен бәйрәм итү һәммәбезгә күңел тынычлыгы, җан азыгы бирсен!

Сезгә һәм якыннарыгызга ихластан игелек, бәхет һәм иминлек, илгә-көнгә тынычлык телим. Аллаһы Тәгалә хәерле эшләребездә ярдәменнән ташламасын!

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*