tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел» фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә
«Идел» фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә

«Идел» фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә

Уфада 16-17 ноябрьдә үтәчәк «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестиваль-конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә башлады.

«Идел» фестивале беренче тапкыр «Милләтара татулыкны ныгыту елы» дип игълан ителгән 2011 елда оештырыла. Чараның төп максаты – Башкортстанның һәм Татарстанның профессиональ халык һәм академик вокал сәнгатен һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү.

Конкурста катнашуга Русия төбәкләреннән һәм башка илләрдән җырларны башкорт һәм татар телләрендә башкаручы урта махсус һәм югары уку йортларының иҗади бүлекләре студентлары һәм тәмамлаучылары, шулай ук вокал һәм уен кораллары ансамбльләре чакырыла.Катнашучыларның яше, даими яшәү урынына һәм гражданлыгына карамастан – 16-35 яшь (7-15 яшьләрдәге балалар номинацияләрендә катнашучыларны исәпкә алмаганда).

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә уздырыла:«Башкорт халык җыры (озын көй)», яки «Татар халык җыры (озын көй)»;башкорт профессиональ композиторының эстрада җыры (яки эстрададагы халык җыры), яки татар профессиональ композиторының эстрада җыры (яки эстрададагы халык җыры) һәм башкорт һәм татар профессиональ композиторының академик җыры.

Гаризалар 6 ноябрьгә кадәр [email protected] электрон почтасына кабул ителә.Фестиваль турында тулырак мәгълүмат һәм катнашучы анкетасы рәсми сайтта күрсәтелгән.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*