tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел” фестивале лауреатлары Казанда: Татарстан-Башкортстан дуслык җепләрен тагын да ныгытты
“Идел” фестивале лауреатлары Казанда: Татарстан-Башкортстан дуслык җепләрен тагын да ныгытты

“Идел” фестивале лауреатлары Казанда: Татарстан-Башкортстан дуслык җепләрен тагын да ныгытты

Казанда «Идел» фестивале лауреатларының язгы концерты узды. Традиция буенча  Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Башкортстанның һәм Татарстанның яшь җырчылары чыгыш ясады. Күрше республикабыз үстергән талантларны һәм башкалабызның амбицияле яшь башкаручыларын тыңларга тулы зал диярлек халык җыелган иде.

Иң беренче итеп, концертка килгән кунакларны сәхнәдән Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев сәламләде.

  • Без ике дус халык һәрвакытта да бердәм булып яшәдек, алга бардык. Безнең җиңүләр булганда бергә шатландык, кайгылар булганда кайгыларны уртаклашып, алга планнар кордык һәм һәрвакытта да бердәм булдык, – дип ике халык арасында гомер-гомергә дуслык җепләре булуын ассызыклады Васил Шәйхразиев.

Быел Башкортстан һәм Татарстанны берләштергән тагын бер проектка башлангыч бирелүен дә билгеләп үтте ул:

  • Әле җомга көнне генә Уфада булып кайттым. Анда безнең ике җитәкчебез – Татарстан ягыннан Рөстәм Нургалиевич, Башкортстан ягыннан Ринат Зәкиевич үз вакытында шундый зур карар кабул иткәннәр иде – ике республикабыз арасында күпер булдырып, матур фестиваль уздыру. Һәм без “Дуслык күпере” дигән фестивальне башлап җибәрдек. Иң беренче итеп Мәскәүдә үтте, аннары бер төркем төбәкләрдә, җомга көнне менә Уфада булды. 18е Казанда үтәчәк. Бик матур, бик кирәкле фестиваль. Бу безнең дуслык, бергә бару ике бердәм тугандаш халыкка ярдәм итә. Безнең күп кенә җырларыбыз уртак. Композиторларыбызны, артистларыбызны карасак, берсе Татарстанда туган – Башкортстанда танылу алган, икенчесе Башкортстанда туган – Татарстанда танылган, – дип искәртеп үтте Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Васил Шәйхразиев сүзләрен искәртеп, Башкортстан һәм Татарстан арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен дәлилләп, аннары сәхнәдән җыр-моң агылды.

Уфаны концертта Лиана Идрисова, Алмас һәм Рафис Сирусиннар, Нурзидә Абизова, Рәшидә Байгильдина, Раушан Сөләйманов, Дамир һәм Наргизә Таиповалар, Алмас Хөсәенов, Денис Ильчибаев тәкъдим итте. Казанлалар да калышмады. Алиса Мамина, Муса Камалов, Илшат Гөбәйдуллин бар осталыкларын күрсәтеп, тамашачның күңел кылларын тибәрәтерлек итеп чыгыш ясады. Татар һәм башкорт җырлары концерт кысаларында аралаштырып башкарылды.

Яшь җырчыларны хуплап, танылган башкаручылар да чыгыш ясады – Зилә Сөнгатуллина, Флюра Кильдиярова, Айгөл Сагынбаева һәм Зилия Бәхтиева концертның чын бизәге булды.

Искәртеп узабыз, “Идел” башкорт-татар җыры халыкара фестиваль- бәйгесе уфада ел саен 2011 елдан үткәрелә. 2016 елдан “Идел” җиңүчеләре үз талантларын Казан тамашачысына тәкъдим итү өчен Татарстан башкаласына килә. “Идел”нең оештыручылары – “Идел” мәдәниятне хуплау һәм үстерү коммерцияле булмаган фонды. Чара Башкортстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һ.б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*