tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале
«Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале

«Идел» халыкара башкорт һәм татар җыры фестивале

Уфада “Идел” халыкара башкорт һәм татар җыры фестивален үткәрү күркәм традициягә әверелде. Чираттагы фестиваль ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында узачак. Чараның абруйлы кунаклары — Идрис Газиев, Зилә Сөнгатуллина, Флүрә Килдиярова, Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Рәфис Сирусин, Нурзидә Абизова, Руслан Габбасов һәм башкалар.

17 ноябрьдә традиция буенча конкурс тыңлаулары узачак. Катнашучылар халык, эстрада, автор җырларын аерым башкаруда һәм коллектив белән чыгыш ясауда көч сынашачак. Узган елдан конкурста 7 яшьтән өлкәнрәк балалар да катнаша.

Икенче көнне гала-концерт һәм җиңүчеләрне бүләкләү булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*