enrutat
Баш бит / «Идел» татар оешмасына 25 яшь
Латвиядә, Рига шәһәрендә “Татарлар элек, бүген һәм киләчәктә” дигән конференция узачак.

«Идел» татар оешмасына 25 яшь

Латвиядә, Рига шәһәрендә 9 ноябрь көнне “Татарлар элек, бүген һәм киләчәктә” дигән конференция узачак. Ул Латвиянең “Идел” татар җәмгыятенең 25 еллыгына багышлана. Әлеге чара Рига Думасының мәгариф, мәдәният, спорт Департаменты иҗтимагый интеграция проектының программасы нигезендә оештырыла.

Программа кысасында:

1. Татарлар тарихы.

2. “Идел” татар җәмгыятенең тарихы.

3. Татар теле һәм аның әһәмияте.

4. Татар бәйрәмнәре.

5. Татар милли киеме һәм аның әһәмияте.

6. Татар ашлары тарихы.

7. Татар милли җыры һәм биюе.

 

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*