tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел-йорт» фестиваль-конкурсында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакль җиңде
«Идел-йорт» фестиваль-конкурсында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакль җиңде

«Идел-йорт» фестиваль-конкурсында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакль җиңде

«Идел-йорт» XVIII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсында Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган спектакль җиңү яулады!

2018 елның 8-21 октябрендә Казанның В.И.Ленин исемендәге Мәдәни үзәгендә һәм «Юность» Мәдәният сараенда Шамил Закиров исемендәге «Идел-йорт» XVII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узды. Сайлап алу турында катнашу өчен зоналарда узган турларда иң күп бал җыйган 18 халык театры чакырылган иде.

XVIII фестиваль-конкурсның иң югары бүләге – Гран-прига Бөгелмә шәһәренең «Татар мәдәнияте үзеге» халык театры лаек булды. Театр конкурста Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Гөргөри кияүләре» (режиссер – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Флюра Шәрипова) спектакле белән катнашты.

2018 елның 10 декабрендә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында XVIII Төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын тәбрикләү тантанасы узачак һәм Гран-при иясе – «Гөргөри кияүләре» спектакле уйналачак.

Жюри әгъзалары тарафыннан барлыгы 54 спектакль каралган. Халык театрлары тарафыннан әсәрләре иң күп куелган драматурглар – Т. Миңнуллин (8 спектакль) һәм Д. Салихов (6 спектакль). Конкурска шулай ук Р. Җиһаншина, М. Фәйзи, Ш. Хөсәенов, Ф. Борнаш, Х. Ибраһимов, Н. Нәҗми, Ш. Камал, Р.Хөсәенова, Г. Камал, Н. Осипов, Ф. Бүләков, Ф. Садриев, Р. Сәгъди, И.Юзиев, А. Гыйләҗев, Н.Гәетбай, Аманулла, Р.Мингалим, М.Шахмалов, Р.Батулла, Р.Зәйдулла, Г.Исхакый, Э.Ибраһимова әсәрләре буенча куелган спектакльләр тәкъдим ителгән.

Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*