tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел-Йорт” театр бәйгесе җиңүчесе Россиянең бер төбәгенә гастрольгә чыга алачак
“Идел-Йорт” театр бәйгесе җиңүчесе Россиянең бер төбәгенә гастрольгә чыга алачак

“Идел-Йорт” театр бәйгесе җиңүчесе Россиянең бер төбәгенә гастрольгә чыга алачак

“Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесенең гран-при иясе булган коллективка Россиянең бер төбәгенә гастрольләргә чыгу мөмкинлеге биреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә хәбәр итте.

“Бәйге ел саен камилләшә. Без узган елдан башлап җиңүче коллективны Россиянең бер төбәгенә гастрольләргә җибәрүне үз өстебезгә алдык. Былтыр, мәсәлән, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге каршында эшләп килүче халык театры Төмән өлкәсендә гастрольләрдә булып кайттылар”, – диде Данис Шакиров.

“Төмән өлкәсенең 24 татар авылына барып мәдәният йортларында спектакль күрсәттеләр. Алар татар театрын күрмәгән авыллырга да барып җиттеләр. Бу Төмән өлкәсендә яшәүче милләттәшләребез өчен дә зур вакыйга булды”, – диде ул.

  • “Идел-Йорт” театр коллективлары бәйгесе 2018 елдан башлап Камал театрының легендар директоры Шамил Закиров исемен йөртә. Бәйгенең җиңүчеләре 9 декабрь көнне Камал театры сәхнәсеннән игълан ителәчәк. Тамашачыга җиңүче коллективның спектакле дә тәкъдим ителәчәк.

Финал турына чыккан коллективлар үз спектакльләрен 6 – 15 октябрь көннәрендә Казанның Ленин исемендәге мәдәният сараенда күрсәтәчәк. Финалга чыккан коллективларның барысына да Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре дә тапшырылачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*