tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Идел» журналы, татар җырларын таныту максатыннан, «Яңа дулкын» проектын башлады
«Идел» журналы, татар җырларын таныту максатыннан, «Яңа дулкын» проектын башлады

«Идел» журналы, татар җырларын таныту максатыннан, «Яңа дулкын» проектын башлады

«Идел» яшьләр журналы редакциясе «Яңа дулкын» проектын булдырган. Яңа проектта яшь җырчылар татар халкы җырларын башкарачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә журналның менеджеры һәм продюсеры Ләйлә Лерон сөйләде.

«Яңа дулкын» — «Tatmedia junior» проекты кысасында барлыкка килде. Аның идея авторы — «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков. Ул безгә проектта нәрсә булырга тиешлеген аңлатты һәм без ул бурычларны торышка ашырдык. Шулай итеп, максатыбыз — студиядә матур тавышлы талантлы артистларны чакырып, аларның җанлы башкаруларын яздыру», — диде ул.

Ләйлә Лерон сүзләренчә, видеоязмаларда төп игътибар башкаручының тавышына юнәлә. «Иң элек җырчының тавышына сокланасың, аннары җырның сүзләренә төшенәсең, соңыннан видеоязмада нәрсә күрсәтелгәнен карыйсың. Татарларда да аһәңле җырлар бар икәнен, сәләтле җырчыларыбыз барлыгын күрсәтәсебез килә. Проектта җырларга теләге булган һәркем катнаша ала. Үзләре теләп килсәләр, без бик шат булачакбыз», — диде ул.

«Яңа дулкын» проектында барлык халыкларга да тыңларга кызыклы булган татар җырлары сайлап алыначак. Җырлар аена дүрт тапкыр чыгар дип көтелә.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*