tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлеше үтәчәк
«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлеше үтәчәк

«Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау өлеше үтәчәк

19-25 ноябрьдә Казанда яшь язучылар бәйгесе уза. Әдәби чара дүрт  номинациядә үткәрелә: поэзия, проза, драматургия, балалар әдәбияты (төрле жанрда: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр, фэнтези). Җиңүчеләр тиздән билгеле булачак.

Бәйге 2000 елның 1 сентябреннән алып үткәрелә. Ленар Шәех – Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, Рөстәм Галиуллин – «Казан утлары» журналының баш мөхәррире, журналист һәм шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, Рифат Сәлах – Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, шагыйрә Эльвира Һадиева-Йылмаз, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина һәм башкалар төрле елларда әлеге бәйгенең лауреатлары булды.

Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә, чит илләрдә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша. Катнашучыларның яше 14тән алып 30га кадәр, дип искәртә оештыручылар.

Кичә бәйге кысаларында  җиде көнлек иҗат мәктәбе старт алды.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*