tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел”гә Кытайдан да киләчәкләр
“Идел”гә Кытайдан да киләчәкләр

“Идел”гә Кытайдан да киләчәкләр

16-17 ноябрьдә “Башкортостан” дәүләт концерт залында “Идел” татар һәм башкорт җыры халыкара фестиваль-конкурсы үтәчәк.

Сигезенче тапкыр үткәрелүче фестивальгә Мәскәү, Татарстан, Ульяновск, Саратов, Волгоград, Ырынбур, Самара өлкәләре, Кырым, хәтта Кытайдан да катнашучылар җыелачак.Конкурста катнашу өчен заявкалар кабул итү тәмамланды. Икенче этапта аудио һәм видео материаллар буенча сайлап алу үтәчәк. Өченче этап 16 ноябрьдә 19:00 сәгатьтә “Башкортостан” дәүләт концерт залында булачак.Билгеле булуынча, бу конкурста татар һәм башкорт телләрендә җырлаучы яшь һөнәри башкаручылар катнаша. Алар татар, башкорт халык һәм эстрада җырлары, шулай ук “Автор-башкаручы”, “Вокаль ансамбль”, “Академик җыр” номинацияләрендә көч сынашачак. Ике ел рәттән оештырылучы “Балалар номинациясе” дә күп кенә кечкенә талантларны ачты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*