tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иделкәй” үзешчән сәнгать коллективына 15 яшь!
“Иделкәй” үзешчән сәнгать коллективына 15 яшь!

“Иделкәй” үзешчән сәнгать коллективына 15 яшь!

15 нче сентябрьдә кунакчыл Югары Ослан җирендә (Татарстандагы район) бик зур бәйрәм булып узды.  Ул көнне 1 кешенең генә түгел, ә тулы коллективның – “Иделкәй” вокаль үзешчән ансамбленең 15 еллык юбилеен билгеләп үттеләр.

Бу коллективның мактанырлык эшләре күп. Алар – бик күп район, республика бәйгеләрендә актив катнашып, яңа үрләргә күтәрелделәр. Мактау грамоталары, дипломнар, Рәхмәт хатлары – аларның тырыш хезмәтләренә зур бәя билгесе.

“Иделкәй” не котларга һәм үзләренең бүләкләрен тапшырырга район башлыгы Марат Зиатдинов,  ТР ның традиөион культураны үстерү Үзәге директоры урынбасары Г.А.Габдрахманов, ТР ның атказанган артисты,  композитор Риф Гатауллин, ТР ның халык артисты Ш.Әхмәтҗанов, ветераннар Советы рәисе Р.Троицкая авыл җирлеге башлыклары килгән.

Алар арасында Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлекчәсе рәисе Гөлгенә Дәүләтшина да бар иде. Ул үзенең чыгышында бу татар коллективының үзе һәм татар халкы бик аз яшәгән Югары Ослан халкы өчен иң якын һә кадерле булуын белдерде. Ул аларга татар сәнгатен, традицияләрен, мирасын үстерүдә зур өлеш кертүләре өчен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Зиннуровның  Рәхмәт хатын һәм бүләкләрен тапшырды.

Коллективны башка сәнгать группалары да котлады.  Бәйрәм бик җылы, күңелле һәм матур узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*