tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел”нең җиңүчеләре билгеле
“Идел”нең җиңүчеләре билгеле

“Идел”нең җиңүчеләре билгеле

Бүген, 17 ноябрьдә, Уфада “Идел” VIII Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсының гала-концерты узды. Тантанада бәйгедә җиңү яулаган яшь талантлар игълан ителде.

“Башкорт халык җыры” номинациясендә беренче урын: Нух Кутуев (Уфа); икенче урын: Эльвира Искакова (Уфа); өченче урын: Айрат Баязитов (Башкортстанның Бөрян районы).
“Татар халык җыры” номинациясендә беренче урын: Илнар Шәрәфетдинов (Башкортстанның Илеш районы); икенче урын: Вилдан Әбраров (Уфа); өченче урын: Адилә Исмәгыйлова (Казан). Илнар Шәрәфетдинов шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының “VIII “Идел” Халыкара татар һәм башкорт җыры фестиваль-конкурсында “Татар җырын иң моңлы башкаручыга” дип язылган дипломына һәм махсус бүләгенә лаек булды.

“Академик җыр” номинациясендә беренче урын: “Әдрән диңгез” җырын башкарган Бао Вэнзце (Кытай); икенче урын: Айгиз Уелданов (Уфа); өченче урын: Лю Лу (Кытай).”Башкорт эстрада җыры” номинациясендә беренче урын: Илнур Рамазанов (Башкортстанның Көергазы районы); икенче урын: Илүзә Идрисова (Уфа); өченче урын Тимур Рамазанов (Башкортстанның Баймак районы).

“Татар эстрада җыры” номинациясендә беренче урын: Алинә Әсмәтуллова (Ульяновск шәһәре); икенче урыннар: Регина Гайсина (Башкортстанның Бакалы районы) һәм Азат Кадыйров (Уфа); өченче урыннар: Адилә Зиннәтуллина (Татарстанның Биектау районы) һәм Айгөл Хәернасова (Казан).

“Балалар” номинациясендә катнашучылар күп булу сәбәпле яшьләренә карап ике төркемгә бүленде. Беренче төркемдә беренче урын: Дания Вахитова (6 яшь, Мәскәү); икенче урын: Амелия Феофанова ( 9 яшь, Татарстанның Биектау районы); өченче урын: Кирилл Михайлов (7 яшь, Казан).

Икенче төркемдә беренче урын: Руслана Шәрипова (12 яшь, Волгоград); икече урын: Айбулат Гыләҗетдинов (15 яшь, Башкортстанның Илеш районы); өченче урын: Рафаэль Мигранов (14 яшь, Башкортстанның Кырмыскалы районы).
“Ансамбльләр” номинациясендә бәйгенең соңгы турыннан бер генә ансамбль уза алды һәм беренче урынны яулады. Әлеге төркем Ульяновск шәһәреннән килгән “Идел” Халык җыр һәм бию ансамбле.

Бәйгедә җиңүчеләрнең һәрберсенә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды. Бүләкләүләр конкурста җиңүчеләрнең һәм жюри әгъзалары булган Идрис Газиев, Зилә Сөнгатуллина, Илһам Вәлиев, Флюра Килдиярова, Айгөл Сагынбаева, Наилә Фатехова кебек сәхнә йолдызларының чыгышлары белән үрелеп барды.

Марс Тукаев, Уфа

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*