tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игелек җирдә ятмас
Игелек җирдә ятмас

Игелек җирдә ятмас

Чәршәмбе иртәсе белән үк Азнакай районы Актүбәнең картлар йортында зур җанлылык хөкем сөрде. Бирегә иң элек автобуска көзге муллык – бәрәңгесен, яшелчә, җиләк-җимешен төяп хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева җитәкчелегендә районның һәм Фәридә Шәйдуллина оештыруында бирегә гел килеп торган Буралы һәм Чубар Абдулның “Ак калфак” оешмасы активистлары килеп төште. Кем әйтмешли, аяклары җиңел булды – күп тә үтми аларга Азнакайдан карбыз-кавын, тәм-томнар күтәргән Мария Шәкүрова координаторлык иткән волонтерлар хәрәкәте лидерлары, район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы “Юлдаш” үзешчәннәре килеп кушылды. Әнә шулай берәүләре күчтәнәчләр тулы табын җәеп, икенчеләре җыр-моңга күмеп, биредә яшәүче әби-бабайларны күңел җылысына төрергә ашыкты.

Бәйрәмне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев барлык җитәкчеләр, шәхсән район башлыгы Марсель Шәйдуллин исеменнән изге теләкләрен ирештергәндә әби-бабайларның кулъяулык чите белән күз яшьләрен сөртеп алуы җаннарны актарып, ата-ана кадере турында уйлар өерендә йөртте.

–Сез тәрбияләнгән бу җылы, якты, иркен йортта һәрчак шәфкать-мәрхәмәт яшәсен. Һәркайсыгызның саулыкта, иминлектә, тынычлыкта гомер итүегезне телибез! – дип районның барлык гүзәл затларының уртак теләкләрен җиткерде Эльвира Сәйлүн кызы.
Интернатта еш булган волонтерлар Мария, Лиля, Александр, Гадел һәм башкалар бәйрәмгә керә алмаганнарның бүлмәләренә йөреп тәм-томнар өләшкәндә Чубар Абдул һәм Буралының аккалфаклылары, “Юлдаш” ансамбле үзешчәннәре өлкәннәрне моңлы җырлары белән яшьлек хәтирәләрендә йөртте.

Назга сусаган күңелләр тугарылып ял итте.
– Безне ташламыйсыз, Аллага шөкер, үз игелекләрегез үзегезгә әйләнеп кайтсын! – дип барысы исеменнән рәхмәтләрен әйтте биредә ундүртенче елын яшәүче Генадий Котков.

Лиза Нур

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*