tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игелекле чаралар ае
Игелекле чаралар ае

Игелекле чаралар ае

Ноябрь ае  елның башка айларыннан үзенә  генә хас күркәм чаралары белән аерылып тора. Бары тик бу айда гына Әниләр көне зурлар билгеләп үтелә. Әниләр көненең 1998 нче елдан, РФ Президентының шул хактагы Указы дөнья күргәннән соң бәйрәм ителә башлавы күпләр өчен яңалык түгел. Татарстаныбызда  1999 нчы елда Хәлим Гайнуллин җитәкчелегендә “Әнием-Мама” хәйрия фонды оешкан иде. 2003 нче елда фонд белән җитәкчелек  эше безгә ышанып тапшырылды. “Болгар” исемен алган хәйрия фонды һәр елны ноябрь  аенда ак яулыклы дәү әниләребезгә, әниләргә багышлап күркәм чаралар уздырып килә.Алдагы елларда ”Әнием-күз нурым”,”Әнием –сөйкемлем”, ”Әниемнең җылы кочагы” дигән баш астында төрле бәйгеләр үткәрдек.

Быел исә “Мин әни булдым”- диеп аталган конкурс  оештырдык. Әлеге конкурска 30дан  артык хат  килде. Бәйгенең максаты- әни кешеләргә  үзләренә күпме вазыйфа һәм бурыч йөкләнгән булуын аңлату. Әни кеше сабыр да, иманлы да булырга тиеш.Үз баласын яратырга,балаларын мәрхәмәтле итеп үстерергә тиеш. Әни кеше һәрвакыт та әни кеше булып кала, бәхет-шатлыкларда да, кайгыларда да.зур сынаулар алдында да. Бәйгегә җибәрелгән хатлар уйландырырлык иде. Эчтәлеген башкаларга да үрнәк итеп китерерлек хатларны сайлап алу җиңел булмады. Үз чиратыбызда без Казанга килгән җиңүчеләребезгә котлау сүзләрен ирештердек.

Түбән Камадан Габбасова Рушания  абсолют җиңүче дип табылды. Мамадыштан Шәнгәрәева  Алия , Ютазыдан  Җәләева Гөлфия,  Казаннан  Каюмова Раиля, Азнакайдан  Бүләкова  Мәрзия  җиңүчеләр буларак  билгеләп үтелде. ”Мин әни булдым”конкурсы  җиңүчеләренә “Болгар” хәйрия фонды исеменнән радиоприемниклар тапшырдык. Киләчәктә  дә “Болгар “ радиосын тыңлап ,төрле иҗади бәйгеләрдә катнашуларын теләдек.

Билгеле бер хәдистә әйтелгәнчә:”Оҗмах – аналарның аяк астында”.  Әниләренең кадерен белгән, хөрмәт иткән һәм аларның фидакарь хезмәте һәм чиксез сөюләренә тиешле бәя биргәннәрнең барсына да оҗмах ишекләре ачык булуын аңлап,төрле яшьтәге әниләрне сөендерә алуыбызга канәгать калдык.

Фәрид Мифтахов ,

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*