enrutat
Баш бит / Иген кырлары өстендә аксыл рәшә…
Иген кырлары өстендә аксыл рәшә…

Иген кырлары өстендә аксыл рәшә…

Ураза гаете тәмамланып та бетмәде, өлкәбезнең татарлар күмәкләшеп яшәгән авылларында Сабан туйлары гөрли башлады. Ә уразага кадәр, май башында, милли бәйрәмебез 90 еллык юбилеен билгеләп үткән Камышлы районының Чулпан авылында гына үткәрелгән иде. Соңгы ял көннәрендә алар Самара өлкәсенең Камышлы районының Иске Ярмәк, Шенталы районының Денис авылларында һәм Новокуйбышевск шәһәрендә уздырылды. Миңа Иске Ярмәктәгесендә катнашырга насыйп булды.

Биредә Сабан туена әзерлек чаралары күптән башланган булса да, авыл халкы аның якынлашып килүен күркәм сөлге җыю йоласыннан да сизде. Авылның Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты, Социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, милли киемнәргә киенеп, гармун уйнатып, җырлап-биеп урамнарда сөлге-яулыклар, башка бүләкләр җыеп йөрделәр. Сабан туе батырларына бүләк алу өчен саллы гына күләмдә акча да җыелды. Күпләр Сабан туе фондына бишәр йөз, меңәр сум акча чыгарып биргән булсалар, Уфа юлы өстендә төзелгән яңа кунакханә хуҗасы һәм авылның башка эшкуарлары дистәләгән меңләп акчаларын чыгарып салдылар. Чын мәгънәсендә Сабан туе — халык бәйрәме ул.

Авылда яхшы бер гадәт бар: Сабан туе алдыннан кайчандыр мәктәпне тәмамлаган классташлар очраша. Менә быел да шулай булды. Берәүләр — Сабан туе мәйданында, икенчеләре — ашханәдә, өченчеләре өйләрдә җыелышып, яшьлек елларын ис­кә төшерделәр. Ә 1973 елгы чы­гарылыш укучылары башта мәктәп ишегалдында очрашып, яңа төзелгән мәктәп ти­рә­­ли үзләре үк утырткан каеннар янына басып рәсемгә төш­те­ләр.

Алар Самарадан сыйныф җитәкчеләре Лариса Алек­­сандровна Сухорукова-Прос­­куринаны да алып кайткан­нар иде. Үткән гасырның җит­мешенче еллары башында, яңа гына педагогия институтын тәмамлап, эшкә килгән бу рус кызын искеярмәклеләр бик яратканнар иде. Татар авылы мәктәбендә тәҗрибә туп­лап киткәч, ул әле күп еллар Самарада мәктәп директоры, мәгариф бүлеге инспекторы булып эшләгән, ә соңгы вакытта кичке мәктәпләрнең берсендә математика дәресләре укыта икән. Самараның “Яктылык” татар мәктәбе белән дә тыгыз бәйләнештә яшәүче Лариса Александровна татарча “Кара каш, кара күз” дип җырлап та күрсәтте, татарча сөйләшкәнне дә берникадәр аңлый. Яраткан кешеләре белән очрашу аңа да, укучыларына да, халыкка да зур шатлык булды инде…

…Сабан туе булгач, авыл хуҗалыгы тармагындагы хәл­ләр турында язмасак, язмабыз бераз китек булыр иде, әлбәттә. Бу ел башында уздырылган авыл җыенында читтән килгән инвесторларга ышанмас­ка, чә­чүлекләрне җирле фермерларга тапшырырга, дигән карар кабул ителгән иде. Бу турыда газета хәбәрчесенә авыл җирлегенең яңа башлыгы Мин­сәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ болай дип сөйләде:

— Ярмәк җирлегенә караган Яңа Ярмәк авылы җирләренең зур өлешен үз фермерларыбыз эшкәртә, бер өлеше генә Исаклы районының Новое Ганькино фермерына арендага би­­релгән. Чулпан авылы ти­рә­сендәге җирләр исә тулысынча Ганькино егетләре карамагында булса да, җир авыл халкы милкендә кала бирә. Шунысы борчый: Иске Ярмәк чәчүлекләренең яртысы гына чәчү әйләнешенә кертелгән. Шушы мәсьәлә буенча авыл фермерлары белән киңәшмә уздырылды һәм алар алдына, чәчелгән мәйданнарга өстәп, якын киләчәктә кем күпме җир­ләрне эшкәртә алачак, ди­гән сорау куелды. Илшат Каюмов бер мең, Кәрам Ганиев һәм аның уллары 700 гектар мәйдан җирләрне сөреп-чәчәргә җөрьәт итүләре турында белдерделәр. Башкалар да чәчүлек җирләрен киңәйтергә сүз бирделәр. Шулай итеп, алты мең гектар мәй­­дандагы җирләребезне ки­лә­се елга тулысынча чәчү әй­лә­нешенә кертергә ниятлибез.

— Теләк кенә аз бит. Мөм­кинлекләрегез бармы?

— Бар өстенә бар яхшы, ди халкыбыз. Каюмов хуҗа­лы­гында ике К-700, бер Т-150, ике “Беларусь», 2 чәчкеч, 3 комбайн басып тора. Аларның бер өлеше хөкүмәт грантларына сатып алынган. Ганиевларга да быел хөкүмәттән миллион ярым сум акча бүлеп бирелгән иде. Күптән түгел алар яңа “Беларусь” тракторы кайтарып куйдылар. Кинәт кенә бер нәрсә дә булмый, хуҗалыклар шулай акрынлап күтәрелә барачак.

— Ә ашламалар кертү, эли­талы бодай чәчү мәсьәләсе ничек тора?

— Безнең авылда бөртекле культуралар, чынлап та, фураж өчен генә чәчелә. Ә менә Байтуганда орлыкчылык белән нык­лап шөгыльләнәләр һәм элиталы бодай үстереп саталар. Ярмәккә бу дәрәҗәгә күтәрелү өчен тагын бераз үсәргә кирәк булачак. Ашламалар мәсьә­ләсенә килгәндә, Ганиевлар быел минераль ашламаларны гектарына 25 килограмм исә­беннән керттеләр, ә менә Илшат Каюмов әлегә 5 — 6 килограмм белән генә чикләнде.

— Сез моңа кадәр күп еллар Камышлы районы адми­нис­трациясендә эшләдегез. Тәҗ­рибәгез бай, район авыл­ла­рындагы хәлләрне яхшы бе­ләсез. Иске Ярмәкне күтәрү бу­енча планнарыгыз да зур­дандыр инде?

— Авыл җирлеге башлыгының вәкаләтләре 36 пункт белән билгеләнгән, ә аларны уңышлы үтәү өчен, күп очракта, акча җитешми. Шуңа күрә беренче чиратта юлларны төзек, чүплекләрне тәртиптә тоту, халыкны су белән тәэмин итү кебек көнүзәк мәсьәләләр белән генә шөгыльләнергә туры килә.

— Авыл администрациясе­нең акча эшләү хокукы да бардыр бит?

— Әйе, акча табу ысулларын эзлибез һәм табабыз. Бы­ел, мәсәлән, хуҗасыз калган 52 пай җирләрен җирлек милкенә күчердек. Киләчәктә аларны арендага биреп, бераз акча эш­ләргә исәплибез.

Менә күптән түгел генә авыл урамнарын төзекләндерү буенча грант оттык һәм бүгенге көндә Мәдәният йорты каршында фонтан ачу, аның тирәсенә таш җәю белән шөгыльләнәбез. Авылыбыз тө­зек, матур булса, яшьләр дә авылда калыр, җирләребез дә чә­челер, дип өметләнәбез.

…Ә мәйданда бәйрәм гөрли. Чәчү алдынгылары, олы­ларга социаль хезмәт күр­сә­түчеләр, хезмәт ветеран­на­ры – өлкә, район һәм җир­лек администрацияләре тара­­фыннан Рәхмәт хатлары, гу­бер­наторның Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр, ә көрәшчеләргә, ат чабышларында, халык уеннарында, армрестлингта катнашучыларга – район, авыл администрациясе бүлеп биргән, халык җыйган Сабан туе фондыннан призлар әзерләнгән иде. Көрәштә беренче призны һәм сарыкны былтыргы Сабан туе батыры Рамил Мәрданов, ә ат чабышларында, әлеге дә баягы, Фәрит Гайфуллин яулады. Сәхнәдән, ямь өстенә ямь өстәп, Казанда яшәүче якташларыбыз Ринат Инсапов һәм Руслан Кәбиров, “Ак каен” халык ансамбле һәм авыл үзеш­чәннәре чыгыш ясадылар. Ә авылдашыбыз, Самараның “Сә­ләм” газетасы хәбәрчесе Фә­рит Ширияздановның яңа гы­на табадан төшкән “Иске Яр­мәк авылы тарихы” дип аталган китабы кулда-кулга йөрде. Ан­да бит шушы авылга нигез сал­ган ата-бабаларыбызның авыр тормышы да, бүгенге көн­дә уңышларга ирешкән авыл­­даш­ларыбызның күркәм эш­ләре турында да тәфсилләп язылган.

Бәйрәмнең рәсми өлеше тәмамлангач, халык сату рәт­ләренә табарак елышты, яшел­чә, ачык утта кыздырылган ит сатып алып, яшел аланнарга ашъяулыклар җәеп утырды да кунакка кайткан туганнары белән рәхәтләнеп күңел ачты. Бу бәйрәм авылда яшәүчеләр өчен язгы һәм җәйге эшләр арасындагы ял булып кына тоелса, сыйныфташлар очрашуына кайтучыларга ул шаулап үскән иген кырлары өстендәге аксыл рәшә аша күренеп-күренеп киткән яшьлек мизгелләрен хәтерләтте.

Эльмира Шәвәлиева

«Бердәмлек»

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*