tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игорь Комаров Татарстанны Россиянең барлык халыклары өчен дуслык үрнәге дип атады
Игорь Комаров Татарстанны Россиянең барлык халыклары өчен дуслык үрнәге дип атады

Игорь Комаров Татарстанны Россиянең барлык халыклары өчен дуслык үрнәге дип атады

Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләре ел саен халыкара һәм бөтенроссия эшлекле, спорт, мәдәни чаралар үзәкләренә әйләнә. Монда килгән һәр кунак үзе белән кунакчыллыкның бер өлешен алып китә. Бу турыда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан котлау телеграммасында язган.

«Татарстан — ислам һәм православие культуралар үзәге. Бүген ул Россиянең барлык халыклары өчен конфессияара дуслык үрнәге булды», — дип язган Игорь Комаров.

Тулы вәкаләтле вәкил искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында Татарстанга илнең көнчыгыш районнарыннан заводлар эвакуацияләнгән, 700 меңнән артык татарстанлы Бөек Җиңүне якынайтып, фронтта сугышкан.

Игорь Комаров сүзләренчә, бүген Татарстан — Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Бу илнең эре җитештерү, фәнни һәм аграр үзәге. Республикада яңа технологияләр булдырыла, мәгариф системасы камилләштерелә. Татарстан Россиянең төп туристлык үзәкләренең берсе, анда тарихка сакчыл караш һәм киләчәккә омтылыш бар.

«Республиканың төп байлыгы — ул Татарстанның талантлы һәм хезмәт сөючән, яхшы күңелле, көләч йөзле гражданнары. Сез теләсә нинди батырлыкка сәләтле! Бүген, Россия бөтен дөнья белән бергә коронавирус пандемиясе белән көрәшкәндә, безнең гадәти тормышыбыз үзгәрде. Әмма барысы да һичшиксез яхшы булачак, без бергәләп Татарстан Республикасының юбилеен бәйрәм итәчәкбез!» — диде РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*