tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Игътибар: ике бөек шагыйрь истәлегенә – Яңа бәйге
Ìàêåò 1
Ìàêåò 1

Игътибар: ике бөек шагыйрь истәлегенә – Яңа бәйге

“Башкортстан республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы, “Өмет”  республика газетасы һәм Башкортстан Республикасы Язучылар берлеге татар һәм башкорт әдәбияты тарихында тирән эз калдырган, бөтен тормышларын һәм талантларын халыкка хезмәт итүгә багышлаган зур әдипләребез – Башкортстанның халык шагыйрьләре Наҗар Нәҗми (100 яшь) һәм Әнгам Атнабаев (90 яшь) олуг юбилейларына багышлап әдәби бәйге уздыра.

Әдәбиятның барлык жанрында да – шигърияттә, проза һәм драматургия өлкәсендә дә – рәхәтләнеп иҗат иткән, үз халкына үлемсез бай әдәби мирас бүләк итеп калдырган чын талант ияләре иде алар.

Бәйгенең максаты: Наҗар Нәҗми һәм Әнгам Атнабаевның әдәби мирасын  саклап калу һәм пропагандалау; яшь язучыларның иҗади үсешенә этәргеч бирү; яшьләрдә туган телгә кызыксыну уяту.

Бәйгегә моңа кадәр беркайда да басылмаган, конкурсларда катнашмаган язмалар кабул ителә.

Текстлар электрон вариантта, 1.0 интервалы аша Microsoft Word форматында, Times New шрифты, 14 кегель размерында булырга тиеш.

Әсәрләр псевдоним астында басылачак.

Килгән эшләрдән иң-иң яхшыларын редакция журналистлары, язучылар һәм тел белгечләреннән торган  махсус жюри сайлап алачак.

Иң яхшы әсәрләр җыентык итеп басылачак.

Авторларга гонорар түләнми.

Җиңүчеләрне саллы бүләкләр көтә:

Төп приз – 50 мең сум;

II приз – 30 мең сум;

III приз (ике) – 20шәр мең сум.

Тәтешле һәм Дүртөйле районы вәкилләре үзләренең махсус бүләкләрен булдырачак.

Конкурс агымдагы елның 22 гыйнварыннан 1 декабрьгә кадәр дәвам итә.

Бүләкләү тантанасы 21 декабрь көнне “Нур” татар дәүләт театрында узачак.

Иҗат җимешләрен [email protected] электрон адресына җибәрү сорала.

Материал http://www.omet-rb.ru газетасыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*