enrutat
Баш бит / Ихтыяри рәвештә туган телдән ваз кичү кирәкме?
Ихтыяри рәвештә туган телдән ваз кичү кирәкме?

Ихтыяри рәвештә туган телдән ваз кичү кирәкме?

РФ Дәүләт Думасында милли республикаларның дәүләт телләрен мәҗбүрләмичә укыту турында канун проектын беренче укылышта кабул итү турында  җәмәгатьчелекне фикере каршылыклы. Аны яклап тавыш биргән депутатлар һәм рәсми даирәләр Дәүләт Думасы икенче укылышта проектка бик зур  үзгәрешләр кертер  дип юаталар. Ә милли җәмәгатьчелек телгә мондый мөнәсәбәт республиканың һәм татар милләтенең статусын түбәнәйтә һәм киләчәктә аларны юкка чыгара дип саный.

18 нче елның салкын җәе

Менә икенче җәй инде көннәр җиләс һәм салкынча,  яңгырлы. Узган кышын гел кар яуды. Аның каравы эссе түгел, кыр-урманнар яшел, туфрак дымлы, тузан очмый, су шуңа күрә бу климатка  чыдап була. Сәясәттә дә климат үзгәрде: узган елның 20 нче июленнән башлап  туган телләр тирәсендә кызу бәхәсләр бара. Гаепләүләр, акланулар тәмам алҗыта, чыдар әмәл юк.

Ниһаять, 19 июньдә Дәүләт Думасында республикаларның дәүләт телләренең статусын, дөресрәге аларны мәктәптә укыту тәртибен үзгәртү турында канун проекты карадылар. «Мәгариф турында» канунга республика телләрен укыту салкын каратучы өстәмәләр кертү гаять шомлы гамәл  булып чыкты. Россия Дәүләт Думасы республикаларның милли телләрен укытуның тәртибенә ихтыярилык статусы бирә.  Анысы нигә кирәк? Россия Президенты В.В.Путин үзенең Йошкар-Олада ясаган чыгышында һәм 28 августта имзалаган йөкләмәләрендә кануннарны үзгәртү турындә әйтмәгән иде.

Прокурорлар якадан алгач…

Хәтерегездә булса, Владимир Путин төбәк (республика) башлыкларына болай дип кушты:  туган теле булмаган (милли?) телләрне көчләп укытырга ярамый, рус телен өйрәнүгә дә зыян килмәсен, диде ул. Губернатор-главалар, башкарма хакимият Президентка буйсынгач, андый күрсәтмә бирү табигый.

Әмма шул көннәрдән башлап «чара күрүдә» прокурорлар һәм «обрнадзор» дигән  оешма бик кызу эшләделәр. Меңнәрчз хилафлыклар тапты алар. Татарстанда дәүләт теле буларак кертелгән (кануннарга, Конституциягә ярашлы рәвештә) татар телен өйрәнергә теләмәүчеләр зур яклау тапты. Теләмәгән балаларны дә укытып интектерү рөхсәт ителми. (Хәер, дәрестән бушауны яратучы, укытучы килмәгәнгә шатланып  урамга йөгерүче бала-чага кайсы гына предметны йотлыгып, үзе теләп сеңдерә соң?) Әйе, белем алу — коймак ашау түгел. «Фән гранитын кимерү» дигән гыйбәрә дә шуны күрсәтә. Укуның нинди икәнлеген аңларга теләсәгез, мәрмәр ташны чәйнәп карагыз.

Әмма бу юлы татар телен (һәм башка республикалар телләрен) өйрәнү кәнфит кебек татлы булырга тиеш дигән таләп куела. Каян татлы булсын инде!   Укытуның сыйфаты, методикалары гел генә шоколад кебек түгел. Хәтта математика, химия, шул ук рус телен өйрәнү дә җиңел түгел, укучыларның 70 проөенты аларны ыратмый диләр. Укытучыларның да төрлесе була.  Мөгаллимнәргә талантны, белемне тигез өләшмәгәннәр. Өстәвенә, татар телен өйрәнү сүлпән баргач, күбрәк һәм кыстабрак укыту, дәресләр санын арттыру кебек хилафлыклар да җибәрелгәндер.

Прокурорлар, Мәскәүдәге мәгълүмат чаралары Татарстандагы мәктәпләрне, мәгариф министрлыгын шактый дөмбәсләгәч, инде канун үзгәртеп тә»өшкерәоәр». Әмма шундый сорау туа: федераль канунга хәзер төзәтү керткәч,  бер елга якын тәнкыйтьләү, дөмбәсләү, дәресләр һәм укытучылар санын кыскарту канунга ярашлы булдымы икән? Владимир Путин кушканча, республика башлыклары үзләре генә чара күргән булса, шул да җитмәс иде микәнни, ходаем?

Хәер, 2008 елдан соң мәгариф тармагында төбәк компоненты, яки республикаларның хокук-вакәләтләре юкка чыгарылган иде. Хокуклар үзәктә һәм… мәктәпнең үзендә, аның директорында, укытучыларда, ата-аналарда, хәтта укучы балаларда. Алар (белем бирү процессында катнашучылар) хәл итсә, бик четрекле төеннәрне чишәргә була. Шулай дип фикер йөртүчеләр, ничек тә ата-аналар, мәктәп коллективлары, директорлар белән киңәшергә, уртак тел табарга тырышалар.

«Ихтыярилык» — укымаска да ярый дигәнне аңлата

Милли тел укытуга каршы чыгучыларның «ихтыяри укыту» дигән матур сүзне кулланып, шуны федераль канунга керттерергә тырышканы күренеп тора. «Ихтыяри» булгач, теләмәсәм укымаска да була дигә сүз инде. Шуңы күрә «ихтыяри укыту» турында ел буе сүз куерттылар. Әмма гадәти укыту, уку программасын үтәүнең рус телен өйрәнүгә ни зыяны булуын беркем белми. Барлык фәннәр дә, алман теле һәм француз теле дә «көчләп» укытыла ләбаса! Хәтта җыр, физкультура, икенче чит ил теле дә! Ә менә җирле халык теле, үзең яшәгән республика теле, Татарстан халкының 50-60 проценты сөйләшкән тел — «мәҗбүри» түгел, ихтыяри. Ягъни теләсәң өйрән, теләмәсәң, төкер бу «республиканың дәүләт теле» дип игълан ителгән телгә!

Гамәлдән чыгарылучылар уяна башлый

Әлбәттә, милләтен, туган республикасын яраткан, кадерләгән һәр кеше бу очракта эшнең кая таба тәгәрәгәнен  шунда ук сизеп кала. Телне кулланыштан чыгаруга таба! Менә шуңа күрә милләттәшләр, РФ республикаларның җәмәгатьчелеге сискәнеп, уянып китеп, бәхәсләшә, депутатларга бурычлар куя башладылар.   Хәтта моңа кадәр эшләрен югалтудан шүрләп сүзсез торган укытучылар да уянып китеп, үз мәнфәгатьләрен яклый башладылар. Кайберләре башка фәннәрне (рус теле, география, тарих һ.б.) укыту өчен белем ала, икенчеләре башка һөнәр эзли. Ә гомумән әйткәндә, хәзер китте бүленеш — укытучылар, ата-аналар, хәтта укучы балалар «сортларга» бүленә башлады.  Җәмгыяттә дә мондый каршылык колач җәя. Каршылык чишелми, укыту-укулар да җайга салынмый.

Инде Дәүләт Думасы кабул итә башлаган канун проекты, дөресрәге «Мәгариф турында» Канунын үзгәртү четрекле мәсьәләне хәл итәргә тиештер кебек. Вәләкин 19 июннән соң шаккату, каршылыклы фикерләр ташыны, бәхәсләр кимемәде.

Дөрес, Татарстанны һәм республикаларны якларга тиешле Дума депутатлары компромисска ирешәбез, Мәгариф министрлыгына һәм укыту турында норматив документларга бик акыллы эшләргә күрсәтмәләрне  бирдерәбез дип ышандырырга тырыша. Әмма милли җәмәгатьчелек  ышанмый. Чөнки барыбер республика телен «ихтыяри» укыту, ягъни теләсәң, өйрәнәсең, теләмәсәң юк, дигән принцип кала. Димәк республиканың рәсми теле чүп кәрзиненә ташлана. Кемгә кирәк,  шулар аны күтәреп ала да укый, үти. Мондый «республика» кая тәгәри? Үзегез чамалагыз. Ә инде 5-6 миллион РФ татарының күпчелеге Татарстаннан читтә булгач, ул сибелгән татарның методика, дәреслекләр, кадрлар әзерләү   үзәге булган Татарстан бетсә, РФ татары мәктәпкә йөремәгән  ятим бала хәлендә кала.

Мәҗбүриятле «ихтыяри» карар

Укымышлы кешеләр мондый  каршылыкны «хокукый коллизия» дип атый. Республика телен сөннәтләп, эшне җайларга тырышучы депутатлар икенче укылышта тәртәне безгә кирәкле якка борып, милләт мәнфәгатьләрен сакларга була, дип ышандырмакчылар. Чынлыкта исә, гадәттә икенче укылышта тәртәне кирегә бормыйлар, вак-төяк шомарту белән генә шөгылләнәләр. Моны кем белмәсен?

Бу четрекле нәрсәләр белән башыгызны авыттырасым килми. Әмма бер нәрсәне ап-ачык итеп әйтергә кирәк. «Ихтыяри» дигән булып, үзебезне алдамыйк. Чөнки күпчелек ата-аналар ихтыяри рәвештә (чынлыкта мәҗбүри рәвештә) туган тел яки укыту теле итеп рус телен сайлаячак. Алар балаларыннан имтиханда күбрәк балл җыйдыртып, аарны институтка укырга кертергә тели. Башка балалар атнага 3-4 сәгать рус телен, әдәбиятын күбрәк укыганда, татар баласы үз телен укып, БДИ га әзерләнү буенча теге «рус» балаларыннан калышачак. Әлбәттә, мондый мәҗбүри гамләлләр  һич ихтыяри түгел. Чөнки БДИны русча тапшыру белем алу телен дә «көчләп» өстән төшерә.

Туган телдән баш тарту белемне арттырмый

Сәләтле бала туган телен дә, рус телен дә 5 легә белергә мөмкинме? Мөмкин. Сәләте чамалы яки ялкау бала татар телен бер минут та укымаган килеш тә рус телен юньләп өйрәнә алмаска мөмкин.

Ата-аналарның күбесе, бигрәк тә үзләре туган татар телендә укый- яза белмәгән, әдәбият белән танышмаган кешеләр үз балаларын рус телендә укытуны сорап гариза бирәчәк. «Ихтыяри» рәвештә. Кайберәүләре татарча  ипи-тозлык та сөйләшә алмый. Чөнки кайбер-ата аналар татарча белә торып та,  өйдә туган телләрендә сөйләшми, «алдынгы»  телгә күчә. 2-3 тел беләсе урынга, бер рус телендә укый, анысы да ярты-йорты, белер-белмәс хәлдә.  Кая монда Дума,  телне тыючы шовинистлар? Беркем тыймый. Манкортлык өчен шартлар гына тудырылган. Аларда башка да үзебез хәл итәбез:булмасын безнең тел, югалсын безнең милләт. Шулай түгелмени?

  «Казанмы әллә, туган телне оныту башкаласы?»(Равил Фәйзуллин)

Хәзерге шартларда, кайбер мәктәпләр 2 нче уку программасын сайлый. Ә шул мәктәптә укыган баланың чеп-чи татар ата-аналары үзләре теләп «баланың туган теле — по-русски» дип яздыра. Нәтиҗәдә шул мәктәптә  татар ата-ананың баласы (!) Татарстан башкаласы Казанның үзендә (!) бер генә сәгать тә татар телен укымый. Ихтыяри рәвештә. Атнага 2 сәгать укыту  аз, дип сагыз чәйнәүчеләр шуны беләме икән? Бер сәгать тә, бер минут та татар телен укытмыйлар — әгәр татар баласының туган теле рус теле дип гариза язсаң.  Һәм язалар да! Ихтыярилык белән милләттән, туган телдшн ваз кичү шул була инде.

Казанда татар баласының үз ата-бабасы телен,  республиканың дәүләт телен бер минут та өйрәнмәгән очраклар күп. Үз балаңның туган теле итеп башка халык телен яздыру гадәткә кереп барганда бу хакыйкатьне әйтмичә булмый.

Менә шулай да була ул «ихтыяри» дигән баллы кәгазьгә төрелгән агулы җиләк. Бәс, шулай булгач, гөлбакча кебек республикабыз кырларында гауга орлыкларын чәчеп калдыручыларның юатуына ышанып булмы соң?

P.S.Шунысы аңлашылмый: төрле төбәкләргә күчеп йөрүче офицер балаларын, килчәктә башка төбәккә күчеп китәргә җыенучыларны, сәләмәтлекләре камил булмаган, телләр өйрәнүгә сәләтлекләре җитмәгәннәрне, гомумән катгый рәвештә милли телне өйрәнерә теламәүчеләрне республика телен өйрәнүдән азат итү турында инструкция яки карар чыгару да мөмкин бит. Нигә шулай эшләмәскә. Әлбәттә, гариза биреп. Шул вакытта бу чын ихтыяри укыту булыр иде. Дума депутаты Федот Тумусов та шушы тәкъдимне үткәрергә тырышкан икән. Мондый фикер күпләрнең башына килә икән, димәк җирлеге һәм мантыйгы бар. Теләмәгәннән гариза язып баш тартырга хаклы. Укырга теләгәннәр түгел, төрле сәбәпләр аркасында укымаска теләгәннәр гариза язып рөхсәт алу укуның ихтыярилыкны күрсәтер иде. Үз ихтыярыбыз белән милләттән һәм туган телдән ваз кичү яки кичмәү үзебездән тора.

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*