tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены май уртасында үтәчәк
II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены май уртасында үтәчәк

II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены май уртасында үтәчәк

2014 елның 15-17 маенда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены үтәчәк. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Ак калфак” Татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әзерли. Җыенга Тататарстанның 43 район-шәһәреннән, РФ нең 62 төбәгеннән, 31 якын һәм ерак чит илдә 450 делегат киләчәк дип көтелә.

Программа өч көнлек итеп расланса да, төп чаралар 16 май көнне узачак. Камал театры бинасында җыенның пленар утырышы узачак. Шунда эш документлары да расланачак дип көтелә.

Алдагы 15 май көнне Россиянең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән килгән делегат ханымнар теркәлү үткәннән соң Казанның татар телендә белем бирүче урта уку йортлары белән танышачаклар. Фатыйха Аитова исемендәге 12 кызлар гимназиясенә, 2 татар гимназиясенә, кызлар өчен 4 нче гимназия интернатка, сәләтле балалар өчен 7 һәм 2 санлы лицей интернатларга бару планлаштырылган.

Кич белән делегат ханымнар Г.Камал исемендәге татар академия театрында Ркаил Зәйдулланың әсәре буенча “Үлеп яратты” спектаклен караячаклар. 16 май кичендә алар шулай ук Камал театрында үтәчәк “Сөембикә” журналының 100 еллыгына багышланган чарада да катнашачаклар.

17 майга ханым-туташлар өйләренә таралачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*