tatruen
Баш бит / Яңалыклар / II Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе
II Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе

II Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе

Нигезләмә

II Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесе – ул балалар тарафыннан башкарылган иҗади эшләрне тәкъдим итү өчен дөньякүләм мәйдан. 2016нчы  елда әлеге конкурс икенче тапкыр үткәрелә һәм ул быел бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышлана.

Бәйгене оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты.

Мәгълүмати ярдәм: “Салават күпере”,  “Сабантуй” һәм “Ялкын” журналлары редакцияләре.

Тәкъдим ителгән эшләр балалар иҗатын танытуга юнәлдерелгән төрле проектларда һәм хәйрия программаларында кулланылырга мөмкин.

Максаты һәм бурычлары:

  • Сәләтле балаларның иҗади эшчәнлекләрен үстерү һәм аларны мәдәният өлкәсенә иҗтимагый яктан җайлаштыру максатында иҗади мәйдан һәм мөмкинлек тудыру;
  • Балаларга иҗат өлкәсендә ярдәм итү;
  • Балалар һәм яшүсмерләрнең милли мәдәнияткә һәм сәнгатькә кызыксынуын ныгыту;
  • Балаларда халыкның гореф-гадәтләренә һәм бай милли мираска кызыксыну тәрбияләү;
  • Киләчәктә иҗади эшчәнлекләрен үстерү максатыннан яшүсмерләр иҗатына киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү;
  • Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларның иҗатын үстерү.

Бәйгене үткәрү шартлары һәм тәртибе

Бәйге 2016 нчы елның 13 нче мартыннан 1 нче июненә кадәр үткәрелә. Әлеге бәйгедә 3 яшьтән 14 яшьткә кадәр теләге булган һәр бала катнаша ала.  Бәйгедә катнашучы гариза-анкетаның тутырылган формасын, шулай ук шәхси мәгълүматны эшкәртергә ризалык һәм иҗади эшен 2016 нчы елның 13 нче апреленә кадәр оештыру комитетына җибәрергә тиеш.

2016 нчы елның 14-22 нче апрель көннәрендә Оештыру комитеты конкурсантларның эшләрен www.tatar-congress.org адресы буенча Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус биткә урнаштырып барачак.

23 нче апрельдән 3 нче майга кадәр интернет аша тавыш бирү оештырылачак.

Нәтиҗәләр ясау вакыты: 2016 нчы елның 4 -8 нче май көннәре.

Бәйгедә җиңүчеләргә финалда катнашу өчен чакырулар җибәреләчәк.

Бәйгенең финалы Казан шәһәрендә 1нче июнь көнне була.

Тавыш бирү тәртибе

Тавыш бирү Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәсми сайтындагы махсус битендә башкарыла (www.tatar-congress.org). Һәр ошаган эшкә тавыш бирергә мөмкин, ләкин моны тавыш бирү дәверендә бары тик бер генә мәртәбә башкарып булачак. Тавыш бирүчеләр “Вконтакте”, “facebook.com” һәм “Одноклассники” социаль челтәрләрендә  теркәлү үткән булырга тиеш. Һәр тавыш бирү автомат рәвештә теркәлеп барачак. Тавышларны санау программасы түбәндәгечә көйләнәчәк: шикле активлык күзәтелгән очракта система счетчик күрсәтмәләрен автомат рәвештә юкка чыгарачак.

Иҗади эшләрне тапшыру тәртибе:

Бәйгегә алда күрсәтелгән шартларга туры килгән һәм электрон форматта булган эшләр кабул ителә. Һәр катнашучы 1 (бер) иҗади эш тәкъдим итә ала.

Барлык эшләр дә Нигезләмәдә күрсәтелгән электрон адреска җибәрелергә тиеш. Нигезләмә шартларына туры килмәгән һәм башка адресларга җибәрелгән эшләр тикшерелми һәм бәйгедә катнашмый.

Бәйгегә түбәндәге эшләр кабул ителә:

Рәсемнәр – скан күчермәләр һәм фотосурәтләр;

Декоратив-гамәли иҗат, әвәләү, сын  – фотографияләр рәвешендә;

Вокал, инструменталь башкару, нәфис сүз – видеосюжетлар (видеосюжет 5 минуттан артмаска тиеш);

Бәйгедә катнаша торган эшләргә таләпләр:

Һәр катнашучыга архивлаштырылган, имзаланган гариза тутырыла. Әлеге архивлаштырылган документта түбәндәгеләр булырга тиеш:

  • Doc форматында гариза-анкета;
  • Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (скан күчермә)
  • JPEG форматындагы фото яки эшнең скан күчермәсе;
  • Видеосюжет (AVI форматында булуы кулай)

Һәр файл имзаланган булырга тиеш: фамилиясе, исеме, яше, номинациясе. Файлның исемендә катнашучының яшен күрсәтү мәҗбүри!

Гариза-анкета үрнәк буенча тутырылырга тиеш ( Кушымта 1).

Гариза-анкетада бәйгедә катнашучы – конкурсант турында мәгълүмат языла (әти-әнисенеке яки җитәкченеке түгел). Гаризада гамәлдәге электрон адресны күрсәтү мөһим. Түбәндәгечә имзаларга: Сафина Лилия, 6 яшь, гариза.

Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык (Кушымта 2). Әлеге документ конкурсантның законлы вәкиле тарафыннан тутырыла (әти-әнисе яки опекуны). Түбәндәгечә имзаларга: Сафина Лилия, 6 яшь, ризалык.

Иҗади эшләрнең скан күчермәләре, фоторәсемнәре һәм видеосюжетлар түбәндәгечә имзаланырга тиеш: Сафина Лилия, 6 яшь, рәсем, Шүрәле (рәсем исеме) яки Сафина Лилия, 6 яшь, вокал, И туган тел (башкарылучы әсәрнең исеме).

Катнашучы-конкурсантларга таләпләр

Башкарылган эшләрнең стиле һәм техникасы ирекле. Барлык эшләр дә бәйге тематикасына туры килергә тиеш.

Вокал: татар халык җырларын һәм Габдулла Тукай шигырьләренә язылган җырларны татар телендә башкару;

Инструменталь башкару: татар халык җырларын һәм Габдулла Тукай сүзләренә язылган җырларны башкару;

Декоратив-гамәли иҗат, әвәләү, сын: Габдулла Тукай әсәрләре геройларын чагылдырырга тиеш;

Рәсемнәр: Габдулла Тукай әсәрләре геройларын яки әсәр сюжетларын чагылдырырга тиеш;

Нәфис сүз: Габдулла Тукай әсәрләрен татар телендә сәнгатьле уку.

Йомгак ясау һәм бүләкләү

Балалар иҗаты бәйгесе  номинацияләргә һәм яшь группаларына бүленгән.

Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләр өч яшь категориясенән тора: 3-6 яшь; 7-10 яшь; 11-14 яшь.

Вокал номинациясендә җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә билгеләнәчәк: соло 3 категориядә, ансамбль һәм дуэтлар (категориясез).

Җиңүчеләр һәр номинациядә, һәр яшь категориясендә аерым ачыклана. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр номинация һәм һәр яшь категориясе буенча 3 җиңүче  билгеләнә.

Интернет тавыш бирү вакытында үзенең яшь категориясендә иҗади эше белән иң күп тавыш җыйган конкурсант җиңүче дип таныла.

Яшь категориясенә һәм номинациясенә карамастан барлык катнашучылар арасында иң күп тавыш җыйган конкурсантка Гран-при тапшырыла.

Нәтиҗәләр түбәндәге номинацияләрдә башкарылачак:

Вокал: соло һәм ансамбльләр (дуэт);

Декоратив-гамәли иҗат (батик, бисердан үрү, бәйләү, чигү, мәкрәмә, челтәр үрү, керамика, мозаика, нәфис язу (агачка, металлга, керамикага), агачны нәфис бизәкләү, каен тузыннан нәфис эшләнмә һ.б.)

Инструменталь башкару;

Әвәләү, скульптура (пластилин, гипс, тозлы камыр һ.б.);

Рәсемнәр (графика, сынлы сәнгать);

Нәфис сүз.

Конкурсның махсус бүләкләре

Тиешле баллар җыя алмаган, үзенең эшен тиешле дәрәҗәдә күрсәтә алмаган сәләтле катнашучыларга максатчанлык, эзлеклелек һәм тәэсирлелек  өчен махсус бүләкләр тапшырылачак.

Вокал буенча: Халыкара конкурслар лауреаты Альбина Шаһиморатовадан махсус приз,

Инстументаль башкару буенча: яшь композитор Гөлназ Җиһангировадан махсус приз,

Нәфис сүз буенча: Туфан Миңнуллин исемендәге махсус приз.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен чыгарыла торган басмалар үзләре сайлап алган катнашучыларга махсус призларын тапшырачаклар.

Конкурста катнашучыларны бүләкләү.

Конкурста катнашучыларны бүләкләү тантаналы рәвештә 2016 нчы елның 1 нче июнендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья балаларны яклау көнендә тапшырылачак. Конкурста җиңүчеләргә һәм махсус бүләк алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Шулай ук иганәчеләр тарафыннан  өстәмә кызыксындыру бүләкләре дә бирелергә мөмкин.

Оештыру бүлегенең адресы:

420060, Казан шәһәре, К.Маркс урамы,38/5, каб 313.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты мәгълүмати – аналитик үзәге.

Телефоннар: (843) 236-49-66, 236-50-56,

e-mail: [email protected]

www.tatar-congress.org

Кушымта 1

Кушымта 2

2 Комментарии

  1. Добрый день. Где можно проголосовать за участников конкурса “Бәхетле балачак”??? На сайте нигде нет работ участников, ссылка посылает на главную страницу сайта и все . Скоро уже закончится голосование, а где голосовать так и не сказано!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*