tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике татар спектакле «Алтын битлек»кә дәгъва кыла
Ике татар спектакле «Алтын битлек»кә дәгъва кыла

Ике татар спектакле «Алтын битлек»кә дәгъва кыла

2019 елның  «Алтын битлек» номинацияләре исемлегендә ике татар спектакле булуы билгеле! Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән  «Тормышмы бу?» спектакле һәм Башкорт дәүләт драма театрында куелган «Зөләйха күзләрен ача» спектакле дә алты номинациягә дәгъва кыла.

Камал театрында Айңар Җәббаров режиссерлыгында куелган «Тормышмы бу?» спектакле иң яхшы драма, драма режиссеры,  икенче пландагы хатын-кыз роле, ир-ат роле, рәссам эше номинациясе, ут буенча рәссам, Башкорт дәүләт драма театрында Айрат Әбушахманов режиссерлыгында  «Зөләйха күзләрен ача» спектакле драма спектакле, режиссер эше, хатын-кыз роле, рәссам эше, костюмнар һәм ут буенча рәссам эше номинантлары булган.

Татар театры тарихында бу  беренче мәртәбә татар спектакленең зур формада номинацияга үтүе. Театр сөючеләр өчен, татар театры белән яшәүчеләр өчен бу зур куаныч!

«Алтын битлек» фестивале 2019 елда 25 мәртәбә Мәскәүдә февраль-апрель айларында узачак. Театраль премия тапшыру тантанасы 16 апрельдә булачак!

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*