tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ике телдә булмагач, эш күренми”
“Ике телдә булмагач, эш күренми”

“Ике телдә булмагач, эш күренми”

Республикада хәтта дәүләт актларын да тулысынча татарчага тәрҗемә итә алмыйлар. Бу хакта кичә Татарстан Министрлар Кабинеты каршында Телләр турындагы законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында ишетеп кайттык. Икетеллелекне хәл итүдә яңа төр тәрҗемә системасы булышыр дип өметләнәләр.

Күпме сөйләшергә була?

Ниндидер уңышлар бар, әм­ма Закон әлегә тулысынча үтәл­ми. Утырышта катнашкан Татарстан  Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әнә шулай дип белдерде. Икетел­ле­лекнең үтә­лешенә министрлыклар, район һәм шәһәр башлыклары, башкарма комитет җи­тәкчеләре җаваплы. 33 районда алга китеш булса, Әтнә, Әлки, Әгерҗе, Буа, Алабуга, Питрәч, Зәй, Теләче, Чирмешән, Спас, Балык Бистәсе, Чистай кебек районнарны мактамадылар. Шәйх­разиев район башлыкларына мәсьәләне күзәтүгә алырга кушты. Акча, белгечләр юк дип, моны аклап булмый, диде. Утырышта сүз элмә такталар, игъланнар, сайтлар, юл билгеләрен, җитеш­те­релгән про­дук­цияләрдәге язуларны ике телдә алып бару хакында барды. Былтыр сәүдә үзәк­ләрендә ике телдә хезмәт күрсәтү 94 процентны тәшкил иткән. Ничек санаганнарын гына әйтмә­деләр. Ике дәүләт телендә язылган урам күр­сәт­кечләре 95,3 процентка җиткән. Министрлык, оешмалар сайтларында 25 меңгә якын татарча яңалык бастырылган, урысчасы бер меңгә күбрәк. Тәрҗемә буенча уртача күр­сәткеч – 96 процент. Бу матур саннарга чарада катнашкан Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров бик ышанып бетмәде. Ул Татарстанда туган Телләр турындагы законны бозган өчен административ җа­ваплылык каралуын искәртте.

– Бауман урамына барыгыз! Мин һәр иртән чыгам. Татар телендә язылган элмә такталар нибары 10 процент кына. Ник без һаман бер сорауларны кү­тәрергә тиеш? Таләп итә башларга кирәк. Күрсәткечләр әйбәт дип үзебезне тынычландырабыз. Дө­ресен әйт­кәндә, эш исә бик әкрен бара, – диде ул.

Аны бигрәк тә, сәүдә үзәк­лә­рендә ике телдә хезмәт күр­сәтү 94 процент, дигән сан шик­лән­дерде. Шәйхразиев бу урында: “Бу сатучылар татарча гына сөй­ләшә дигән сүз түгел. “Бә­хетле”, “Метро” һәм башка кибет­ләрдә мәгълүмат бе­лән тәэмин итү ике телдә дә оештырылган”, – дип аңлатма бирде.

Бер дә булганда, эш күренми…

Бюджет акчасына төзелгән объектлардагы элмә такталарны да ике телдә язарга оныталар икән. “Спорт сараен, хастаханәне дәүләт акчасына төзиләр, тик язуларның ике телдә булуына игътибар бирмиләр. Парк, ял итү урыннарында да күзәтелә бу хәл, – диде Шәйхразиев. – Урамнарда игъланнар бер телдә генә булганда кешеләр эшебезне күрми. Берничә тапкыр район-шәһәр җитәкчеләренә мөрәҗәгать иттек. Соңгы очрашуда таләпләрне билгеләдек, – диде Шәйхразиев. – Ни өчен елга буйларында, парк, шугалакларда, җәмгыять урыннарында җырлар ике телдә дә яңгырамый? Халык моны белә, борчыла. Законның тулы куәтенә эшләнүен телибез”.

Товарлар төргәгендәге, ярлыгындагы мәгълүматның татарча язылуына да ирешәсе бар әле. Васил Шәйхразиев Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек, Сәнәгать һәм сәүдә министрлык­ларына бу эшне контрольдә тотарга кушты. Муниципаль берәмлекләрдә 26 меңнән артык норматив актның 28 проценты гына татарчага тәрҗемә ителгән. Бу ике телне дә белә торган белгечләр җитмәүгә бәйле дип аңлаттылар. Киләчәктә бу эш җиңеләергә мөмкин. Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты вәкилләре “Смарткат” һөнәри тәрҗемә системасы эшләнмәсен тәкъдим итте. Программа карарлар, теләсә нинди текстлар, чыгышларны урыс һәм татар те­лендә әзерләргә булышачак. Татарчага тәрҗемә итү өлешен Казан башкарма комитетында сынап караганнар инде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин яңа эшләнмәне респуб­лика­ның барлык министрлык, оешмалар, районнарында файдаланырга тәкъдим итте.

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*