tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ике төбәкнең уртак бәйрәме
Ике төбәкнең уртак бәйрәме

Ике төбәкнең уртак бәйрәме

26 февральдә беренче тапкыр “Чувашстанда яшәүче татарларның Ульяновск өлкәсендә мәдәният һәм сәнгать көннәре” узачак.

Чараны  оештыручылар: Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм татар мәдәният Үзәге.
Программада:

  • “Сембер-Ульян төбәге татарларының мәдәнияте һәм мәгърифәте” музеена сәяхәт;
  • “Җәмгыятьтәге глобализация шартларында татар гаиләсенең гореф-гадәтләрен һәм традицияләрен саклау юллары” темасына түгәрәк өстәл;
  • Чувашстан Республикасының Рәссамнар берлеге әгъзалары М.Г.шакиров һәм В.Х.Камалетдинов рәсемнәре күргәзмәсен ачу;
  • Ульян өлкәсе татар милли-мәдәни  һәм Чувашстан Республикасы татарларының  милли-мәдәни мохтариятләре арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую;
  • Бөтенроссия һәм республика конкурслары лауреаты, танылган татар халык “Мишәр” ансамбле концерты. Коллективның җитәкчесе -Татарстан һәм Чувашстан Республикаларының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Гыйбатдинов.
    Ульяновск татар мәдәният үзәгендә булачак тантана 15.00 сәгатьтә башлана.
     

    Ике төбәкнең уртак бәйрәменә рәхим итегез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*