tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илаһи моң” бәйгесе йомгагы 14 ноябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк
“Илаһи моң” бәйгесе йомгагы 14 ноябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк

“Илаһи моң” бәйгесе йомгагы 14 ноябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк

14 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында “Илаһи моң” татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча III төбәкара фестиваль-конкурсын оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышта  фестиваль-конкурсны оештыручылар вәкилләре катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары, Россия төбәкләрендәге татар оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире Марс Тукаев рәислегендә Россия Ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтыннан галимә Резеда Сафиуллина Әл Анси, Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең баш белгече Лилия Җиһаншина, танылган җырчы Гөлзадә Сафиуллина конкурс оештыруның эш моментлары турында фикер алыштылар.

Мәгълүм булганча, агымдагы елның 14 ноябрендә “Илаһи моң” татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча III төбәкара фестиваль-конкурсының йомгаклау туры узачак. Фестиваль-конкурсның төп оештыручылары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасының традицион мәдәниятне үстерү үзәге, Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты.

Фестиваль-конкурс турында тулырак мәгълүматны, аның нигезләмәсен укып белергә була: polozhenie-ilah-mon-2016ok

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*