tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар Халиков Торонтода Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты
Илдар Халиков Торонтода Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты

Илдар Халиков Торонтода Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты

14 мартта Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков Торонтода Канадада яшәүче ватандашлар белән очрашты. Очрашу CERBA офисында узда, элек анда Канада һәм Татарстан эшлекле даирәләре вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәл булган иде.

Илдар Халиков белән очрашуда Канаданың төрле вузларында белем алучы студентлар һәм аспирантлар, Төньяк Американың эре шәһәрләреннән татар җәмгыяте активистлар, кече ватаннары белән элемтәдә торучы ватандашлар катнашты.

“Тарихи ватаннан еракта татарлар бер-берсен табу күңелле күренеш, алар берләшеп үз халыклары традицияләрен, гореф-гадәтләрен, туган телләрен һәм мәдәниятләрен саклау өчен көч куя”, – диде И.Халиков очрашуда катнашучыларны сәламләп.

Канада – ТР ның мөһим һәм эшлекле партнеры, татар җәмгыяте вәкилләре – бу ил белән хезмәттәшлекне үстерүдә яхшы ярдәмчеләр, дип билгеләп үтте ул. Шулай ук республиканың АКШ та сәүдә вәкиле бар, аның бурычларының берсе Татарстан Республикасы һәм ватандашлар белән ныклы элемтәләр булдыру, дип тә белдерде.

Илдар Халиков, чит илдә яшәүче татарлар өчен махсус “ТНВ-Планета” спутник телевизион каналы трансляцияләнә, дип белдерде. Интернет челтәрендә татар теленә тәрҗемә ителгән 36 мультфильм да урнаштырылган.

ТР Премьер-министры татар теленә өйрәтүче “Ана теле” онлайн-мәктәбе эше турында белдерде.

Канадада яшәүче ватандашлар, Монреальда һәм Торонтода татарларны берләштерүче татар җәмгыяте милли ризыкларны һәм туган телне онытмаска ярдәм итүе турында сөйләде. 2004 елдан бирле Торонтода Сабантуй бәйрәме үткәрелә, быел ул унберенче тапкыр уздырыла. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Канада татарларын Сабантуй белән котлый.

Канадада яшәүче татарлар Төнья Америка шәһәрләрендә Татарстан Мәдәният көннәрен оештыру теләген белдерделәр.

Шулай ук ТР белән элемтәләрне ныгыту, АКШка татар продукциясе, әдәбияты җибәрү, Татарстан вузлары белән ныклы элемтәдә булу, гомумән фән һәм мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү буенча тәкъдимнәр белдерелде.

ТР Премьер-министры Татарстан Республикасында чит илдә яшәүче ватандашлар белән элемтә тотучы Татарстан бердәм оешмасын оештыру тәкъдиме белән чыкты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*