tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар хаҗи Сафиуллин: “Фанилыкта бер-беребезне хакыйкать юлына өндәргә кирәк”
Илдар хаҗи Сафиуллин: “Фанилыкта бер-беребезне хакыйкать юлына өндәргә кирәк”

Илдар хаҗи Сафиуллин: “Фанилыкта бер-беребезне хакыйкать юлына өндәргә кирәк”

Барлык дин һәм милләт вәкилләренең шатлыкта да, борчуда да – һәрвакытта да бергә булуын күрсәтүче дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне белән котлыйм.

Безгә бер-беребезгә карата сабыр булырга, бер-беребезне гафу итә, кичерә белергә һәм бер-беребезне хакыйкать юлына өндәргә кирәк. Ә хакыйкать билгеле – бу фани дөньяга сынаулар үтү өчен кунак булып килдек, эш-гамәлләребезне кылганнан соң, бакыйлыкка күчәчәкбез һәм Аллаһы Тәгалә каршында имтихан тотачакбыз. Димәк, фанилыкта үзебездән соң яхшы, якты эз калдырырга, Раббыбызның ризалыгына омтылып, кешеләргә яхшылык эшләп, игелекле һәм изгелекле гамәлләр кылып яшәргә тиешбез. Әгәр шушы юлдан барсак, һичшиксез, ике дөнья бәхетенә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешербез.

Мөфти, өлкә мөселманнарының региональ диния нәзарәте рәисе Илдар хаҗи Сафиуллин

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*