tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар Сәгъдәтшин аудиокитаплар яздырырга теләүчеләргә ярдәмен тәкъдим итте
Илдар Сәгъдәтшин аудиокитаплар яздырырга теләүчеләргә ярдәмен тәкъдим итте

Илдар Сәгъдәтшин аудиокитаплар яздырырга теләүчеләргә ярдәмен тәкъдим итте

“Татарстан китап нәшрияты” генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин аудиокитаплар яздырырга теләүчеләргә ярдәмен тәкъдим итте. Бу хакта ул “Татмедиа” агентлыгының коллегия утырышында әйтте.
Илдар Сәгъдәтшин чыгышында аудиокитаплар проекты турында мәгълүмат бирде. “Аудиокитаплар яздыру татар әдәбиятын пропагандалауның яңа ысулы булу өстенә, тел мохитен арттыру, аны саклауда да зур роль уйный. Татар әдәбияты үзәге булдырылгач, татар дөньясына кагылышлы әсәрләрне урнаштыра башладык”, – диде.

“Аудиокитапларга бәйле тәкъдимем дә бар: әгәр татар телендә әзер аудиокитаплар бар, яки аудиокитап яздырырга телисез икән, безгә мөрәҗәгать итә аласыз. Яздырырга да, сайтка да урнаштырырга булышачакбыз”, – диде.
Илдар Сәгъдәтшин быел Татарстан китап нәшрияты 100 еллык юбилеен билгеләп үтүен әйтте. “Гасырлык тарихы эчендә нәшриятның төп максаты: укучыларны рухландырырлык, аларны үсешкә өндәрлек китаплар чыгару, китапны укучыга якынайту, кызыксынуны ничек тә арттыру”, – дип белдерде.

Нәшрият чыгарган китаплар күпкырлы: фәнни-популяр, тарихи, матур әдәбият, дәреслекләр, балалар өчен китаплар. “Бер гасырлык тарихында Татарстан китап нәшриятында төрле телләрдә басылган китаплар миллионнарча данә белән исәпләнә. Соңгы елларда сайтыбызда китапларның электрон форматлары да урын алды. Биредә 1,5 меңнән артык электрон китап бар”, – диде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*