tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Яшьләргә үрнәк 67 яшьлек ветеран көрәшче Илдус Мөхәрләмов
Яшьләргә үрнәк 67 яшьлек ветеран көрәшче Илдус Мөхәрләмов

Яшьләргә үрнәк 67 яшьлек ветеран көрәшче Илдус Мөхәрләмов

Келәмдә җиңү яуларга 67 яшьлек ветеран көрәшчегә ураза тоту булышкан: данлыклы спортчы 67 килодан 58гә үк “төшкән”.

Быел көз көне грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт остасы Илдус абый Мөхәрләмов яшьлегенә кайтып килде: ветераннар арасында XIV дөнья чемпионатында катнашып, көмеш медаль яулады. Татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты вакытында Илдус абыйны әлеге уңышы белән котлаган вакытта, тамашачылар зал тутырып кул чапты. Шунда ук Intertat.ru хәбәрчесе аның белән сөйләшеп тә алды.

– Илдус абый, кайлардан йөреп кайттыгыз, нишләп йөрдегез?

– Венгриянең баш шәһәре Будапештта ветераннар арасында грек-рим көрәше буенча дөнья чемпионаты узды, шунда 58 килограммга кадәр үлчәүдә икенче урынны яуладым, диплом һәм көмеш медаль алып кайттым. Заманында көрәшкән көндәшләремне күрдем, үземне янәдән келәмдә сынадым, кыскасы, яшьлегемә кайтып килгән булдым.

– Яшегез бар бит инде, ничегрәк әзерләндегез соң?

– Әлеге ярышларга мин өч ай гына әзерләндем, аның да бер ае уразага туры килде. Аллага шөкер, быел менә унсигезенче ел ураза тоттым. Ураза көннәрендә артык көчәнмичә генә күнегүләр уздырырга тырыштым. Һәм әлеге фарыз гамәлнең миңа бик нык файдасы тиде. Ни өчен дисәгез, әзерләнә башлаган вакытта минем авырлыгым 66-67 килограммнар тирәсендә иде, ризыктан тыелып тору сәбәпле, 61гә үк төштем. Баштарак 63 килограммга кадәр көрәшермен дип уйлаган идем. 61 булгач, 58гә дә күп калмый бит инде, ә 3 кило гына “бәрү” миңа артык кыен түгел. Нәтиҗәдә, артык авырлыкны кудым. Ураза исә авырлыкны төшерергә ярдәм итү белән бергә, организмны чистартырга да булышты. Шуңадыр, чемпионат башланган вакытка кәефем дә әйбәт иде.

– Көндәшләр, очрашулар хакында да таныштырып китегез инде. Ничегрәк көрәштегез? Кемнәр белән очрашырга туры килде?

– Мин үзем иң олы категория – 66-70 яшьлекләр арасында чыгыш ясадым. Беренче очрашуда ук элеккеге танышым белән көрәшергә туры килде: Самардан Александр Коренков белән яшь чакта да билләрне сынадык. Дөрес, ветераннар арасында көрәшү буенча аның бик зур тәҗрибәсе бар, ветераннар арасында ул – алты тапкыр дөнья чемпионы, җиде тапкыр икенче призер, кыскасы, һәрвакыт формада. Ә минем инде күптән көрәшкән юк, бик нык дулкынландым. Шуңа мин аңа очколар белән оттырырга мәҗбүр булдым. Аннары венгрияле белән көрәштем. Тагын бер авыр көндәш, чөнки ярыш шунда уза, тамашачылар да аны яклый, судьялар да. Ләкин мин аны җиде очко аерма белән отып барганда, үземнең яраткан алымым – бот аша бәреп, чистага китереп салдым. Шул кадәр матур булып чыкты әлеге алым, хәтта аның өчен җан атып утырган тамашачылар да, судьялар да кул чабып калдылар. Аннан Польша вәкилен зур өстенлек – унике очко аерма белән отып чыктым. Иң соңгы булып Грузия спортчысы чыкты. Анысы белән 1964 елда Бакуда көрәшкәнмен икән, мин хәтерләмәсәм дә, ул мине онытмаган булып чыкты. Келәмгә чыкты да, авыруга сабышып, минем белән көрәшеп тормады һәм миңа чиста җиңү бирделәр. Теге чакта да бик җиңел җиңгән булганмын икән, шуны истә тотып, көрәшеп тә тормаган. Менә шул дүрт очрашуда өч җиңү яулап, икенче калдым, Коренков исә – беренче.

– Илдус абый, сер булмаса, үзегезгә ничә яшь?

– Аның нәрсәсен яшерәсең инде: 1 гыйнварда, Алла боерса, 67 яшь тула.

– Инде җитмешкә җитеп килгәндә келәмгә чыгулар, күнегүләр авырлык тудырмыймы соң?

– Юк, кая ул! Киресенчә, келәмгә чыккан саен, спортзалга кергән саен күңелләр күтәрелеп, яшәреп киткәндәй булам. Бер-ике атна шөгыльләнмәгән очракта, чыннан да, сөякләр, буыннар сызлый башлый. Менә бүген бу көрәшне карап бетерәм дә, “Динамо”га күнегүләргә китәм. “Хезмәт резервлары”на да, ветеринар академиягә дә, олимпия резервы училищесы спортзалларына да йөрим. Инде менә шул ук ветераннар арасында киләсе елда Сараевода узачак чемпионатка әзерләнә башладым. Анда алтын медаль яулысы килә.

– Үзегез дә яшьләр белән эшлисез, бугай?

– Әйе, үзем 13нче татар гимназиясендә балалар белән шөгыльләнәм. Анда бик яхшы, бик акыллы, бик сөйкемле мәктәп директоры – Миләүшә Фирдүс кызы Мөхәммәтгалиева эшли. Хатын-кыз булса да, көрәшебезне ярата, үз укучыларының көчле һәм нык булып үсүләрен тели. Шәкертләр арасында өметле яшьләр бар. Кызганыч, авыр заманда яшибез. Акчалы гаиләләрдән балалар андый кечкенә спорт залларына йөрми, спорт төрләренең дә башкаларын – “престижный”ларны сайлый. Безнең залга гаилә кесәләре бик үк тирән булмаган балалар йөри, ярышларга бару, катнашу мөмкинлеге бик сирәк эләгә. Ә ниндидер нәтиҗәләргә ирешү өчен, беренче чиратта, ярышларда катнашу мәҗбүри. Шөкер, шәкертләрем арасыннан беркайчан да начар кешеләр чыкмады, зур дәрәҗәләргә ирештеләр, кеше булдылар, мине дә онытмыйлар. Рәхмәт аларга!

Автор: Радик Сабиров
Чыганак:  “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*