tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” бәйгесе тәмам
“Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” бәйгесе тәмам

“Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык” бәйгесе тәмам

Март аенда Бөтендөнья Татар Конгрессы “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы белән берлектә “Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем” бәйгесен игълан иткән иде.

Безнең Татарстанның Тукай районы Яңа бистәсе мәктәп укучылары да бәйгегә теләп кушылды. Технология дәресләрендә укытучыбыз Насыйрова Фәридә Рәшит кызы белән кулъяулыклар чиктек. Баштан күңелебезгә хуш килгән чәчәкләр, төсле җепләр сайладык һәм эшкә керештек.

Кыска гына вакыт аралыгында кулъяулыкларыбыз әзер булды.Без аларны тыл ветераннарына бүләк итәчәкбез. Кулъяулык алар өчен бик кадерле ядкарь бит. Чөнки алар да күз нурларын түгеп сөйгән ярларына кулъяулыклар чиккәннәр. Аларны сугыш кырына озатканнар. Әдәбият дәресләрендә кулъяулыкка багышланган җырлар, такмаклар, шигырьләр өйрәндек. Татар халкының онытылып барган уеннарын искә төшердек. Алар арасында “ Кулъяулык чигәм” уены да бар икән. Бу уен бик күңелле уен. Сезне дә аның тәртибе белән таныштырып үтәбез.

тукай районы 2Уенны башлап җибәрүче:

Тәрәзә ачып сулар сиптем,
Үссен дип гөлләремә.
Әйт әле, Алия, кулъяулык
Чигәсең кемнәреңә?

Чигү чиккән кыз:

Тәрәз төбем гөл генә,
Исле гөлем бер генә.
Кулъяулыгым уңган, җитез
Беренче килүчегә,

– дип җырлый һәм тиз генә кулъяулыкны парлар арасына ташлый. Кем беренче булып кулъяулыкны күтәреп ала, шул уенны дәвам итә.

Нуретдинова Айгөл,
8 класс укучысы

Один комментарий

  1. Рузалия

    Хөрмәтле “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасы «Илемне саклаучыга вәгъдә бүләгем – чиккән кулъяулык» бәйгесенең нәтиҗәләрен мин таба алмыйм, бик беләсем килә иде, бәлки ярдәм итәрсез

Фикер калдырырга Рузалия Отмена

Обязательные поля отмечены *

*