enrutat
Баш бит / Илфак Шиһапов: Мәгълүмат “доза”сына кытлык юк
Илфак Шиһапов: Мәгълүмат “доза”сына кытлык юк

Илфак Шиһапов: Мәгълүмат “доза”сына кытлык юк

Журналист, бик күп популяр җырлар авторы, продюсер, эзтабар-тарихчы Илфак Шиһаповны Татарстанда белмәгән кеше юктыр. Хәтта татарлар сибелеп яшәгән чит төбәкләрдә дә бу егетне мактау сүзләре белән генә телгә алалар. Сүзебез Шиһаповның күркәм гамәлләре хакында булыр.

-Элегрэк журналист буларак танылган Илфакның соңгы елларда бигрәк тә популяр кешегә әверелунең сәбәбен шәхсән узегез нидә күрәсез?

— Мин үземне журналистикадан киттем дип санамыйм. Әледән-әле төрле басмаларда язмаларым чыгып тора, язгалап торам. Тик әйтәсе килгән фикерләр күп, матбугатка гына сыеп бетмәгәннәре дә бар. Шуларны уйлап, Рәмис Латыйпов белән икебезнең әңгәмә формасында язылган китап әзерләп ятабыз. Ул “Без” (“Шило”) дип аталачак. Аның шактый өлеше язылган инде, кем әйтмешли, бик гаугалы нәрсә булырга ошаган, төгәллисе генә калды. Тарихи материаллар белән журналистиканы берләштерү мөмкинлеге дә туарга тора — “Акчарлак” газетасы шундыйрак тәкъдим белән чыкты. Материаллар бик күп, тик аларны укучыга кызыклы итеп бирергә кирәк. Шуны эшләп утырам әле.

— Илфак, сез иҗат иткән җырлар киң катлам тамашачыда зур кызыксыну уята. «Өстәге”ләрдән шелтә алмыйча да булмагандыр?

—  Җырларга килгәндә, алар да шул уйлануларның бер чагылышы бит инде. Махсус, менә мондый җыр языйм әле дип утырганым юк. Күңелдә әйтәсе фикер туып, аны әйтмичә кала алмый башлагач языла инде җыр. Минемчә, алары да шул журналистиканың бер төре кебегрәк инде. Баштагы чорларда төрлесе булды — шелтәләре дә, аңламаулары да, каядыр кертмәүләре дә дигәндәй. Тик әгәр дә уйлаганымны нинди дә булса формада әйтмәсәм, минем өчен яшәүнең мәгънәсе калмас иде. Хәзер ул яктан проблема юк. Россиянең төрле төбәкләрендә йөрибез һәм шактый уңышлы йөрибез дип әйтер идем. Җырлар шактый, саннар белән исәпләсәк 150 музыкаль әсәрем бар. Быел Илсөянең сәхнәгә чыкканына 10 ел. Шуңа иң соралган җырларны кертеп юбилей программасы әзерләдек. Ул “Ун ел инде…” дип атала. Шулай ук 100 җыр тексты кергән китап та чыгарга тиеш. Китап дигәннән, кызык килеп чыкты әле, Татарстан китап нәшриятында моннан 10 еллар элек язылган юморескалар һәм “Акка — кара белән” кыйссасы кергән китап та басмага әзерләнеп бетеп ята икән. Ул “Югалту” дип аталачак. Анысы да озакламый дөнья күрергә тиеш. Аннан “Мунча ташы” театрына багышланган китапка да нокта куйдым дисәм дә була. Анысы да быел көзләргә чыгар дип ниятләп торам. Шулай ук милли традицияләргә һәм балалар өчен татар тарихына багышланган ике китап әзерләп ятыш. ТАТАР үзатамасының кулланышын чагылдырган тарихи чыганакалар да бер җыентыкка туплана бара. Шуңа бик “уңдырышлы” ел булырга ошаган…

-Тарих, башлыча авыл тарихлары белән кызыксынганыңны беләбез. Бу өлкәгә ничегрәк килеп керден?

— Авыл тарихлары гына түгел, татарлар тарихы буенча документлар барлау. Әлбәттә, бу кызыксынуның башы үземнең нәсел, авылыбыз тарихы белән кызыксынудан башланды. Шуларны документлар нигезендә барлау өчен Мәскәү, Казан, Самара, Уфа, Оренбург архивларында эшләргә туры килде. Безнең татар тарихына кагылышлы дистәләрчә документның өйрәнелмичә ятуын күргәч, түзеп булмады, дигәндәй… Үзебезнең авыл тарихы китап булып басылды — берничә игелекле авылдашым аны бастыруның матди чыгымнарын үз өсләренә алды. Ул “Иске Иштирәк авылы тарихы” дип атала һәм нигездә документларга гына корылган.  Китапны эшләп бетергәч, җырчы-композитор Фәнир Галимов белән сөйләшеп, аның туган авылы — Туймазы районындагы Төмәнәк авылы тарихын яздым. Шулай ук бары тик документларга гына таянып. Хәзер тагын берничә авыл тарихын барлап утырам. Шунысы кызык, архивларда авыллар тарихына кагылышлы документлар шактый күп сакланган, кайвакыт һич уйламаган нәрсәләр дә килеп чыга. Бүген теләсә кайсы авылның тарихын, теләсә кемнең нәсел шәҗәрәсен төзергә мөмкин. Кабатлап әйтәм, чыганаклар күп. Аларны барлыйсы, дөньяга чыгарасы гына бар. Хыялым — кыскача булса да татар авыллары тарихын барлап, берничә томлык чыгарырга. Башкортстанда бу эш дәүләт ярдәме белән  башкарылды. Бездә артык селкенгән кеше юк бугай. Табылган сирәк документларны барлап бастыру да мөһим эш. Безнең зур тарихчыларыбыз, белгечләребез бар. Чынлап та, горурланырлык шәхесләр — Марсель абый Әхмәтҗанов Дамир абый Исхаков кебек искиткеч тарихчы-аналитикларыбыз белән аралашып, киңәшләшеп торам. Фәйзелхак Ислаев, Дамир Шәрәфетдинов, Нурулла Гариф, Рәшит Галләм, Рафик Насыйров кебек билгеле тарихчылар белән дә даими элемтәдә. Чыганаклар белән эшләгәндә, шунысы ачыклана — Казан, Себер, Кырым, Әстерхан, Урал татарлары булсынмы, татар-мишәрләр һәм башкалар бер-берсе белән бик нык бәйләнгән, бер тамырдан гына түгел, алар бер халык. Татарның Алтын Урда чорында ук милләт булып формалашуына бернинди шик юк. Шуңа кайберәүләрнең татарны ниндидер төркемнәргә бүлергә маташуы, татарны шушы Идел буендагы гына халык дип күрсәтергә омтылуы — ахмаклык.

-Гадәттә сезнең кебекләрне мәгълүмат «наркоман»ы диләр. Тарихи информация порциясе гел кирәк, ә аны табу өчен архивларда эшләү күп вакытны ала. Шулай да, гастроль тормышына да, башкасына да вакыт табасыз…

-Монысы бәлки дөрестер дә (мәгълүмат наркоманлыгы турысында дип әйтүем). Үзем өчен берәр яңалык ачмасам, көнем бушка үткән кебек. Соңгы вакытта төрле архивлардан бик күп документлар күчермәләре алып кайттым, шуларны өйрәнгәндә яңалыклар көн дә чыгып тора. Интернет булу да бик уңайлы — шактый кеше белән турыдан-туры аралашырга мөмкинлек бирә. Тик интернетта шактый татар, үзләрен татар милләтчеләре дип атаучылар да, күп вакыт русча аралаша. Моның хәтта сәбәбен аңламыйм. Социаль челтәрләр аша шактый мәгълүмат алырга мөмкин. Шуңа информацион “доза”га кытлык юк. Әле запаслар да күп.

Гастролләре дә вакытны ала инде ул. Әле бит аларны оештырырга, ел да өр-яңа программа ясарга, җырлар, юмористик миниатюралар язырга кирәк. Тик шунысы да бар, төркем белән чит җирләргә йөрү андагы татарлар белән аралашу, сакланган кулъязмалар эзләү, этнографик материаллар җыю өчен мөмкинлек бирә. Бүген — Башкортстанда, иртәгә — Оренбургта, аннан Пермь ягында, дигәндәй. Шулай йөреп берничә йөз данә революциягә кадәр басылган татар китабы, кулъязмалар җыелды инде. Вакыт җитми — ярый әле төннәр бар. Гадәттә, йокларга иртәнгә таба гына ятыла. Бүген интернетта берничә татарча сәхифә дә алып барырга маташам. Әле бит гаилә, балалар, авылда әти-әни дә бар. Тик чын күңелдән әйтәм — миңа шулай яшәү рәхәт. Планнар бик күп, әзрәген булса да тормышка ашырасы килә.

-Илфак, концерт эшчәнлеге, иҗат, өстәвенә кино сәнгате белән дә шөгыльләнәсез. Анысы нәрсәгә кирәк булды?

-Ел дәвамында концертларга, тамашаларга шактый сценарийлар языла. Әле үзебез оештырган “Ахырзаман” дигән юмор коллективы да бар бит. ”Татаркино” оешмасында җыелып киңәшләштек тә,татарча комедияләр төшереп карага, аларны прокатка чыгарырга булдык. Әлегә беренче фильм өстендә эшлибез. Ничек булыр инде?

Нәрсәгә кирәклегенә килгәндә…Бәлки матур сүзләр дип кабул ителер, тик миңа милләтемнең киләчәге булуы кирәк. Минем үз телемдә аралашып, кино карап, китап-гәҗит укып, татарча яшисем килә. Һәм балаларым, оныкларымның да шулай яшәвен телим. Кино — бүген шактый популяр нәрсә. Ниндидер конкурслар өчен дип төшерелмәгән, гади татар рәхәтләнеп карарлык кино да булырга тиеш бездә. Беркайда да катнашмаган татар яшләре арасында кастинг үткәрдек. 100ләп кеше килде, араларында бик талантлылары бар. Беренче комедия бу елны ук булыр дип көтелә.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Автор: Мөршидә Кыямова
Чыганак: «Интертат» ЭГ

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*