enrutat
Баш бит / Илфир Якупов: “Бер спектакль кую миллион сумга төшә”
Илфир Якупов: “Бер спектакль кую миллион сумга төшә”

Илфир Якупов: “Бер спектакль кую миллион сумга төшә”

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закировны югалту барыбызга да авыр булды. Чөнки театр тарихында бу шәхеснең җуелмас эзе, үзеннән соң калдырып киткән изге эшләре, халык арасында абруе бар иде. Аның вафатыннан соң Камалны кем җитәкләр, аны алыштырырлык җитәкче табылырмы, дигән сорау күпләрне бимазалады. Әмма Шамил әфәнде үзенең дәвамчылары булырдай шәкертләрен тәрбияләп калдырган. Остазының эшен дәвам итүче, күптән түгел генә театрның директоры итеп билгеләнгән Илфир Якупов әнә шундыйлардан.

– Илфир Илшатович, Камал театрының билгесезлектә яшә­венең сәбәбе нәрсәдә икән? Ни өчен театр озак вакыт директорсыз иҗат итте?

– Дөресен генә әйткәндә, белмим дә, аннан ул турыда уйларга вакытым да юк. Татарстан мәдә­ният министры Айрат Сибагатуллин мине үзенә чакыртып: “Син эшлисең һәм алга таба да эшләячәксең”, – дип әйтте. Шул сүз җитә калды һәм мин тынычланып эшли бирдем. Минем өчен бу билгесезлек түгел иде. Дөрес: “Һаман директор вазыйфасын башкаручымыни әле син?” – дип котыртучылар булды. Әмма мин бу сүзләргә игътибар итмәдем.

– Бу билгесезлеккә бигрәк тә артистлар борчылды. Коллективка читтән җитәкче куюларын теләмәделәр…

– Артистлар – хисчән халык. Озак еллар бер гаилә булып эшләгән коллективка яңалыклар­ны, үзгәрешләрне кабул итү бик авыр. Моңа тамашачы да бик борчылды. Артистларны урамда танып: “Театрыгызда директор кем була?” – дип сораучылар күбәйгән. Күрәсең, мондый кызыксынулар актерларны да пошаманга салган. Мин аларны һәрвакыт: “Бергә-бергә эшлибез, алга таба да шулай булачак”, – дип тынычландыра килдем.

– Качалов театрының сән­гать җитәкчесе Александр Славутский: “Мин директор һәм режиссер вазыйфасын башкарам”, – дип мактанырга ярата. Әмма Камал театрында аның арбасына утыру мөмкин түгел, дип беләм. Чөнки биредә эш күбрәк тә, катлаулырак та. Әллә инде миңа гына шулай күре­нәме?

– Авырлыгы бардыр инде. Аннан кеше көнлек, айлык эш тәр­тибен ничек төзи бит. Шуңа күрә теләсә нинди эшне алып барып була. Президент ил белән идарә итә бит әле. Славутский бөтен театр эшен алып бара ал­мый, аның урынбасарлары бар. Безнең аларга караганда эшебез күб­рәк­тер. Ул шулай булырга тиеш тә. Чөнки без – академия театры. Барлык театрлар да Камалга карап, аннан үрнәк алып иҗат итә. Әле кичә генә Түбән Кама театры җитәкчесе килеп, гел шулай бергә эшләсәк иде, дигән теләген белдереп китте. Мин республика театрларын, аларның “эчке кухня”­ларын беләм. Мәдәният министрлыгында эш­­ләгән вакытта һәммәсен дә йөреп чыктым. Театр­да фестивальләр үткәрәбез, студентлар күп укый, ике сәхнәбез бар. Барысын да күзәтергә, тәртиптә тотарга кирәк. Сәнгать җитәкчесе дә боларны башкара ала торгандыр. Ике юнәлештә дә эшләргә була. Мин – Фәрит Рәфкатовичнең укучысы. Барысын да киңәшләшеп эшлибез. Мин моңа шат кына. Спектакльне сәхнәгә куйганда да киңәшлә­шәбез. Мәсәлән, мин балаларга “Авыл эте Акбай”ны сәхнәгә кабат кайтаруларын тели идем. Бу фикеремне режиссерга да җиткердем. Ул ике куллап риза булды. Элек бит театрда балачак студиясе эшләп килде. Киләчәктә аны җанлан­­дырып җибәрергә исәп бар.

– Театр тарихында тирән эз калдырган Шамил Закиров сезне дәвамчысы итеп күрергә әзер булыр идеме икән? Сез ничек уйлыйсыз?

– Анысын төгәл генә әйтә алмыйм. Әмма ул күп эшләргә җаваплы итеп мине билгеләде һәм һәрдаим хәер-фатыйхасын бирде. Әйтик, 2009 елда “Нәүрүз” фестивален үткәрүне икәүләп эшли башлаган идек. Хәзер дә бу чараны даими уздырып барабыз. Гомумән, соңгы елларда мин тәкъдим иткән проектларны хуплый иде ул. Шул ук Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының “Культура России” Федераль программасыннан акча алу өчен дә икәүләп эшләдек. Мәдәният, Элемтә министрлыкларында эшләп, тәҗрибә туплагангадырмы, моның нечкәлекләрен белә идем. Шамил Зиннуровичның миңа ышанычы да көчле иде. Ул мине ике еллык махсус курсларга укырга да җибәрде. Фирдәвес Әхтәмованы соңгы юлга озатканда, укудан кайткан вакытым гына иде. “Син кайткансың икән, утырып сөйләшәсе сүзләр бар”, – дигән иде ул яныма килеп. Кызганыч, аның белән кабат күрешергә насыйп булмады, озак тормый үзе дә бакыйлыкка китеп барды.

– Телибезме-теләмибезме, яңа җитәкче үзенең эш алымнары белән театрга үзгәрешләр алып килә. Киләчәктә театр тормышын нинди яңалыклар көтә?

– Йөз еллык тарихы булган академия театрының үз кануннары бар. Шамил Зиннурович коллектив белән булдырган тра­ди­цияләре сакланып килә. Җиме­рергә бик ансат ул, ә төзергә бик авыр. Әйе, яңа җитәкче килеп барысын да пыран-заран китерергә мөмкин. Шул ук вакытта заман белән бергә атларга да кирәк. Чөнки башкача була алмый. Театр­дагы беренче үзгәреш электрон билет сатуга күчүебез булгандыр, мөгаен. Исәп-хисапны да электрон вариантта башкарабыз. Киләчәктә спектакльләрне видеофайл итеп Интернет аша сатарга уйлап торабыз. Бүген шул өлкәдә эш алып барыла. Әмма аның да четерекле яклары бар. Авторлар хокукы Россиядә якланып бетмәгән. Мә­сәлән, “ТНВ – Планета”дан бүген репертуарда бара торган спек­такльләрне күрсәтәләр. Көн саен диярлек бу хакта сөйләшәбез. Миңа калса, телевидение белән башкача эшләргә кирәктер. Алар безнең спектакльләрне күрсә­тә­ләр, шул ук вакытта без реклама өчен күп акча түлибез. Бартер буенча мөмкин. Безнең андый килешүләр бар.

– Заманча эшләү өчен театр­га иганәчеләрне дә тартып кертергә кирәк. Чөнки бүген ансыз булмый…

– Әлбәттә. Безнең “Таттелеком” белән килешүебез бар. Алар безгә Интернет тоташтырды. 2003 елдан бирле “Яңа татар пьесасы” конкурсын оештыруга И.Ш.Фәрдиев ярдәм итә. Шул ук вакытта “Мегафон” белән ничә ел инде хез­мәттәшлек итәбез. “Солнечный город” безгә афишалар, буклетлар эшләп бирә. Алар да бит шактый финанс чыгымы сорый. Иганә­челәр белән килешүне тагын да җәелдерергә исәп бар.

– Камалда эстрада концертлары үткәрү модага кереп киткән иде. Бервакыт театр җитәкчелеге: “Аларның биредә чыгыш ясавы безнең кесәгә суга, шлагбаум куярга кирәк”, – дип мәдәният минис­трына дәгъва белдереп алды. Яңа җитәкче бу хакта ни уйлый?

– Монда кесәгә сугу яки шлагбаум турында сүз булу мөмкин дә түгел. Форматны үзгәртергә кирәк. Әгәр ул концерт икән, моның өчен Казанда филармония залы, “Пирамида” үзәге, “Корстон” бар. Театр сәхнәсе – сихри атмосферага ия. Тавыш көйләү җиһазларын акыртып куйсак, безнең бу мохит югала. Алардан соң артистларга сәхнә тудыру авыр, уйнаган спектаклебез берникадәр югалып кала. Районнарда бүген халык театрлары эшли, килсеннәр, тамашачыга үзлә­ренең спектакльләрен күрсәт­сеннәр. Бу театр атмосферасына да туры килә. Аннан безнең залдагы акустика концертлар өчен туры килеп бетми.

– Яңа җитәкче килү белән артистларны хезмәт хакы да кызыксындыра башлый. Бүген бу мәсьәләдә үзгәрешләр бармы?

– Татарстан Президенты Рөс­тәм Миңнеханов, мәдәният минис­тры Айрат Сибагатуллинга рәх­мә­темне җиткерәсем килә. Без грантлар алабыз. Быел ул тагын да артты, күпме икәнлеге сер булып калсын. Шулай ук хезмәт хаклары да күтәрелде.

– Сер булмаса, бүген артистларның уртача хезмәт хакы күпме инде?

– Уртача хезмәт хакы 28 мең сумны тәшкил итә. Ә халык исемнәре алган актерлар 30-40 мең сум чамасы ала.

– Белүемчә, республика грантлары Татарстандагы өч театрга гына бирелә. Бүгенге татар театрларындагы вәзгыять­­кә күз салсаң, аларның киләчәге турында уйлау куркыта башлый. Чөнки 60 мең сум белән спектакль чыгарган театрлар ничек әле җан асрый, дип уйлап куясың. Әлеге грантларны алу өчен академия театры булуың шартмы?

– Бу – четерекле мәсьәлә. Калган театрлар ничек яши икән, дигән уй һич кенә дә баштан чыкмый. Чөнки спектакльне сәхнәгә кую өчен бик күп чыгымнар кирәк. Сәхнә бизә­леше, костюмнар бик кыйммәткә төшә. Грант алу өчен, әлбәттә инде, академия театры булуың кирәк. Ә Татарстандагы татар театрларына быел берникадәр ярдәм булды, дип әйтәсе килә. Фәрит Бикчәнтәев Театр­лар берлеге рәисе булып эшли башлагач, Президентка мөрәҗә­гать итте һәм бүгенге вәзгыятьне аңлатты. Рес­публика башлыгы үзенең хәер-фатыйхасын бирде һәм быел театр­ларга грантлар таратылды. Бу фәкать спектакльләр кую өчен генә иде. Кайбер театрларга – 400, кайберәүләргә – 300, ә кемгәдер 200 мең сум тирәсе булды. Киләчәктә мондый грантлар тагын да булачак. Аннан соң без декорация, костюмнар белән үзебез дә ярдәм итәбез.

– Ә академия театрында бер спектакль кую өчен күпме чыгым тотыла?

– Бер миллион сум чамасы. Ут җиһазлары гына ярты миллион сумга төшә, ә киемнәр, деко­рацияләр бар бит әле. Шул ук вакытта ике миллион сум торган спек­такльләр дә бар.

– Киләчәктә Камал театрын нинди яңалыклар көтәчәк?

– Тиздән Мәскәүгә гас­трольләргә барабыз. Самара, Оренбургка гастрольләр көтелә. Июнь аенда “Нәүрүз” фестивален үт­кәрәчәкбез. Киләчәктә дә тамашачыбызны яңадан-яңа спек­такльләр белән сөендерергә язсын, дип телисе килә.

Автор: Алсу Хәсәнова
Чыганак: «Ватаным Татарстан»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*