tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгизәр Хәсәновка – 60 яшь
Илгизәр Хәсәновка – 60 яшь

Илгизәр Хәсәновка – 60 яшь

Тинчурин театрында Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Алтын көз” бенефис-спектакле күрсәтеләчәк

20 октябрьдә 18.30да Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәновның 60 яшьлек юбилее билгеләп үтеләчәк. Бу кичтә тамашачыларга Шамил Фәрхетдинов әсәре буенча куелган “Алтын көз” бенефис-спектакле күрсәтеләчәк. Төп рольне юбиляр үзе башкара. Моннан тыш, театр фойесында Илгизәр Хәсәновның картиналарыннан торган күргәзмә белән танышу мөмкинлеге дә булачак.

Биографик белешмә. Илгизәр Галимҗан улы Хәсәнов 1957 елның 25 маенда Казанда туа. 1978 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Минзәлә театрына эшкә җибәрелә. 1978-1980 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.  1980 елдан бирле К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

Беренче рольләре үк – М.Гафиуриның “Кара йөзләр”ендә Закир, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин”ендә Хаммат, В.Шекспирның “Юктан чыккан гауга”сында Клавдио – театрга сәләтле яшь артист килүен дәлилли. Әкренләп артистның үзенә генә хас булган иҗади йөзе формалаша – ул кискен характерлы, комик образлар остасы буларак таныла.
Илгизәр Хәсәнов тарафыннан тудырылган образлар – Т.Миңнуллинның  “Баҗа мал түгел, кәҗә туган түгел”ендә Еланов, Р.Хәмиднең “Исәнлеккә-саулыкка”сында Фәйрүз, К.Тинчуринның “Хикмәтле доклад”ында Хәмит, П.Бомаршеның “Шау-шулы көн, яки Фигароның өйләнүе”ндә бакчачы Антонио, Мольерның “Господин де Пурсоньягы”нда Оронт төгәл сәнгати типиклаштыру, тормышчанлык белән аерылып тора, артист сәләтенең күпкырлы булуын күрсәтә.

Соңгы елларда башкарылган Әмир Якупович (“Әллә язмыш, әллә ялгыш”, Н.Нестерова), карт Сәет (“Гашыйклар тавы”, И.Юзеев), Хәйбуш (“Эх,алмагачлары!”, Ш.Фәрхетдинов), Әдһәм (“Ефәк баулы былбыл кош”, А.Гыйләҗев), мөгаллим (“Соңгы әсәр”, К.Тинчурин) һәм башка рольләре актёрның иҗат биографиясен тагын да баетты, бизәде.

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия

театры матбугат хезмәте

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*