tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре 200 мең сум алачак
Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре 200 мең сум алачак

Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре 200 мең сум алачак

Илһам Шакиров исемендәге премия ияләре 200 мең сум алачак. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе турында» карары ведомствоның рәсми сайтында чыкты.

«Татарстан Республикасы Финанс министрлыгына 2021 елдан башлап республика бюджетыннан Татарстан Мәдәният министрлыгына Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен бирү өчен 600 мең сум күләмендә акча бүлеп бирүне тәэмин итәргә», — диелгән документта.

«Вокал (ир-атлар)», «Вокал (хатын-кызлар)», «Халык җырлары» номинацияләре булачак. Премия 2021 елдан ике елга бер тапкыр биреләчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*