tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһамга мәдхия
Илһамга мәдхия

Илһамга мәдхия

Шул исемдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендәге концертлар залында халкыбызның бөек җырчысы Илһам Шакирока багышланган зур концерт булды. Ул  Р.Ваһапов исемендәге татар фестивале кысасында узды. Әлеге чын мәгънәсендә милли һәм затлы тамашы Илһам аганың 80 яшьлеген каршылап үткәрелде. Концертта Р.Ваһапов фестивалендә лауреат булган бик күп җырчылар чыгыш ясады.Шулардан,   Ришат Төхфәтуллин, Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм  Асаев, Марсель Вагыйзов кебек инде бик күпләрнең яраткан җырчылары булырга өлгергән башкаручылар белән “Казан” бию ансамбле, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, Башкортстанның атказанган артисты Илһам Вәлиев, “Казан нуры” ансамбле, танылган баянчы, Татарстанның халык артисты Ринат Вәлиев һәм башка җырчыларыбызның   бер сәхнәдә Илһам Шакировны олылаулары бик матур фал. Ә Илһам аганың сәхнәгә чыгуын залга җыелган тамашачы аягүрә басып алкышлады.

Бәйрәм киченә әверелгән бу матур концерт “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Әлбәттә ул җырны башлап Илһам Шакиров үзе башкарды. Башка  җырчыларыбыз аңа кушылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*