tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илленче лауреатлар
Илленче лауреатлар

Илленче лауреатлар

Редакциядә үткән елгы иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

Быелгы бу чараның дүрт үзенчәлеге бар иде.

Беренчедән, ул “Кызыл таң”га 100 ел тулу алдыннан үткәрелде.

Икенчедән, “Кызыл таң”ның ел лауреаты” дигән конкурс игълан ителүгә бу көннәрдә — төп-төгәл ярты гасыр. Димәк, быелгы бүләкләнү дә — 50нче тапкыр.

Өченчедән, “Тулпар” журналы лауреатлары да быел беренче тапкыр шушы күмәк тантанада тәбрикләнде.

Дүртенчедән, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Аграр мәсьәләләр, экология һәм табигатьтән файдалану комитеты “Кызыл таң” белән берлектә игълан иткән “Ихата күрке — хезмәттә” конкурсына да шушында йомгак ясалды.

“Кызыл таң”ның 2017 елгы лауреатлары исемлегенең башында хаклы рәвештә “журналистика акуласы” дип йөртелүче ике шәхес тора. Ел дәвамында басылып килгән публицистик язмалары өчен лауреат булган философия фәннәре докторы, профессор Октябрь Вәлитов һәм күренекле замандашларыбыз турындагы очерк һәм сурәтләмәләре өчен бу исемгә лаек ветераныбыз Равил Карамов. Октябрь Кәли улы матбугатта 1950 елдан бирле катнашып килә икән инде. Университет студенты чагында ук СССР Журналистлар берлегенә әгъза итеп һәм “Кызыл таң”га эшкә кабул ителгән Равил Карам улы быел бишенче тапкыр лауреат булды.

Гәзитебездә хезмәт юлын, Мәҗит Гафури кебек үк, корректор булып башлап, әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире вазыйфасыннан Башкортстан Язучылар берлегенең татар әдипләре берләшмәсе җитәк­чесе итеп сайланган Фәния Габидуллина республикадагы әдәби хәрәкәтне даими һәм җентекле яктырта. “Кызыл таң”да 1950-57 елларда тәрҗемәче, бүлек мөдире булып эшләгән искиткеч талантлы шагыйрь Фәйзи Сираҗетдиновның иҗаты һәм аянычлы язмышы турындагы “Югалган шагыйрь” дигән язмасы Фәния Равил кызының эзләнүчән журналист булуын янә бер тапкыр раслады.

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче рәссам һәм драматург Хәмит Иргалинның 2017 елның язында һәм көзендә басылган, хәрби тарих, хәрби сәясәт өлкәсендәге “ак тап”ларны ачыклаучы күләмле мәкаләләре, шулай ук әле 30 яшькә дә җитмәгән килеш башкорт прозасында гына түгел, күрше-тирә республикаларда да популярлык яулаган Айгиз Баймөхәм­мәтовның “Әкиятсез балачак” дигән баш астындагы хикәяләр циклы (121-139нчы саннар), “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльмановның “Карантин эзеннән” рубрикасындагы аналитик материаллары аларның авторларын “ел лауреаты” итте. Аларга лауреат танытмалары һәм акчалата премияләр тапшырылды.

“Кызыл таң” журналистлары Ләйсән Якупова, Фәнүз Хәбибуллин, Әхнәф Әминев, Гөлнара Гыйлемханова, Дүртөйледән Рәфил Саматов, Илештән Лилия Йосыпова, редакциябез тәрҗемәчесе Алсу Нуриманова баш мөхәррир призы белән билгеләнделәр.

“Тулпар” лауреатлары кемнәр соң? Проза өлкәсендә Дилбәр Булатованың “Көтәр­мен, дигән идең…” повесте, публицистикада Айгөл Гәрәева-Шәймәрданованың “Гүзәл­ләрнең гүзәле” сурәтлә­мәсе, сатира һәм юмор өлкәсендә Әлиф Галимовның шаян шигырьләре иҗат бәйгесендә җиңүчеләр дип табылды.

“Ихата күрке — хезмәттә” конкурсында “Кызыл таң”да язмалары басылып, призлы урыннар яулаган журналистларны котларга республика парла­ментының тармак комитеты рәисе Рәсүл Госманов та килгән иде. Җиңүчеләр — гәзитебезнең үз хәбәрчесе Миләүшә Латыйпова, Чакмагыштан матбугат ветераны Рәзифә Сәхәпова һәм “Өмет” гәзите хезмәткәре Резеда Кадикова.

“Кызыл таң” нәшриятының директоры-баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов гәзитнең тугры дусларына олы рәхмәтен җиткерде, якынаеп килүче юбилей белән котлады, киләчәктә дә ялкынланып иҗат итәргә чакырды.

Фәрит Фәтхуллин, Уфа

“Кызыл таң” газетасы

 

http://kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*