tatruen
Баш бит / Слайдер / Илнең иң көнбатыш ноктасында татарча диктант яздык
Илнең иң көнбатыш ноктасында татарча диктант яздык

Илнең иң көнбатыш ноктасында татарча диктант яздык

27 нче октябрьдә Россия Федерациясенең иң көнбатыш төбәгендә дә татарча диктант яздык. Аны  Калининград татарларының “Кардәшләр” мәдәният җәмгыяте әгъзалары оештырды. Абдулла Алишның “Нечкәбил” әсәре буенча бөтендөнья акциясе кысаларында татарча диктантны без  Калининградта беренче тапкыр яздык.Бу акцияне оештыруда космонавт  Алексей Леонов исемендәге китапханә зур ярдәм күрсәтте.

Диктант яза торган текст итеп “Нечкәбил” әкиятен бик дөрес сайлаганнар. Быел бу әсәрнең авторы  Абдулла Алишага 110 яшь тулды. Диктантка әзерләнү татар шагыйре, патриот, фашизмга каршы көрәшченең бик иҗатына тагын бер кат соклану мөмкинлеге бирде.

1939 елда ук Муса Җәлил Абдулла Алишны турында болай дип язган: “Язучы А. Алиш әсәрләре тел җиңеллеге, шөгыльлелеге белән аерылып тора һәм һәрвакыт эчтәлекле”.

А.Леонов исемендәге китапханәгә җыелган татарлар өчен диктантны  “Кардәшләр” җәмгыятенең актив әгъзасы Гөлнара Кинҗәбаева укыды. Ул үзе педагог, дипломлы татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Диктант безнең нинди сүзләрдә хаталар ясавыбызны күрсәтте. Бигрәк тә рус телендә булмаган хәрефләр белән язылган сүзләр. “ә”, “ө”, “ү”,”җ”, “ң”,”һ” хәрефләре кулланыла торган сүзләрне дөрес итеп язу җиңел булмады.   Җәмгыятебездә якын киләчәктә үтәчәк әдәби укулар вакытында мондый сүзләр кергән мисалларны өйрәнергә булдык.

«Татарча диктант» дигән акция Калининград татарларына бик   ошады. Ул туган телне дөрес куллануга кызыксыну уятты. Социаль челтәрләрдәге фикерләрдә бу хәл аеруча ачык күренә.Туган телне тирәнрәк өйрәнү өчен уку әдәбиятына карата күбрәк кызыксыну булачак.

Классик әсәрләргә әверелгән төрле әдәби әсәрләр күбрәк укыган саен, татар телендә телевидение һәм радиотапшыруларны тыңлыйсың, гадәти сөйләшү  дә кызыграк булак.

Шулай итеп, диктант акциясеннән соң  без бер-беребез белән татарча сөйләшәргә тырышабыз   һәм туган телдә аралашудан ләззәт  алабыз.

 

Рамил Каюмов

 

Калининград татарларының “Кардәшләр” җәмгыяте  рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*