tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илшат Әминов Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды
Илшат Әминов Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды

Илшат Әминов Татарстан Журналистлар берлеге рәисе итеп сайланды

Татарстан Журналистлар берлегенә яңа рәис сайланды. ТР Дәүләт Советы депутаты, “Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов шушы вазифаларны башкарачак. Бу хакта берлекнең XIX съездында билгеле булды.

Съезд Татарстан халыкларының Дуслык йортында уза. Илшат Әминов кандидатурасын президиум тәкъдим итте. Рәислеккә бүтән кандидатлар булмады. Делегатлар Илшат Әминов өчен тавыш бирде.

  • Римма Ратникова берлек белән 1995 елдан бирле идарә итте. 24 ел җитәкчелек иткәч, ул бүтән үз кандидатурасын чыгармаска карар кабул иткән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*