tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илсур Метшин татар яшьләре лидерлары белән очрашты
Илсур Метшин татар яшьләре лидерлары белән очрашты

Илсур Метшин татар яшьләре лидерлары белән очрашты

Татар яшьләре лидерлары белән очрашу барышында Казан Мэры Илсур Метшин аларның заманча татар арт-проектларын гамәлгә ашыру өчен күп функцияле мәйданчык булдыру турындагы тәкъдимнәрен хуплады. Иске Татар бистәсе территориясендә “Иске шәһәр” префектурасында түгәрәк өстәл артында Йолдыз Миңнуллина, Нурбәк Батулла, Тәбрис Яруллин, Тимур Сөләйманов, Гүзәл Хәсәнова һәм Ильяс Гафаров татар яшьләренең ничек яшәвен сөйләделәр.

Очрашуны ачып, Казан Мэры билгеләп үткәнчә, Казанда талантлы яшьләр күп, алар ярдәмендә Татарстанның иҗади тормышы “кайный”. И.Метшин сүзләре буенча, очрашу юкка гына Иске Татар бистәсендә үтми. “Иске Татар бистәсен торгызганнан соң, аның иҗади эчтәлеге турында сорау туды. Бу уңайдан сезгә мөрәҗәгать итәсем килә. Казанда үзенчәлекле яшьләр бар, алар ярдәмендә шәһәрдә кызыклы проектлар барлыкка килә. Һәрберегезнең үз юнәлеше, шуның өчен сезне чакырдым”, – диде И.Метшин.

Беренче булып үз иҗаты турында “Алтын битлек” премиясе лауреаты, хореограф, биюче Нурбәк Батулла сөйләде. Казан хореография училищесын тәмамлагач, Нурбәк Санкт-Петербургта Римский-Корсаков ис. консерваториядә һәм театр сәнгате академиясендә укый. Бүген ул Казанның Яшь тамашачы театрында эшли. Узган елда Нурбәк “Әлиф” пластик моноспектаклендә төп рольне башкара, спектакль “Алтын битлек” премиясенең өч номинациясендә билгеләнә, “Иң яхшы биюче” номинациясендә җиңә.

Н.Батулла үзенең яңа проекты турында сөйләде – “Шамаил” хореографик спектакле. Хореограф Мэр белән үзенең хыялы белән уртаклашты – “милли холыклы” заманча спектакльләр куярга, аларны Мәскәүдә генә түгел, чит илдә дә күрсәтергә.

Нурбәк шулай ук яшьләр өчен альтернатив фестиваль булдыру идеясе белән дә уртаклашты. “Нәүрәз” бар – бик зур, матур фестиваль. Альтернатив спектакльләр өчен дә шундыйрак фестиваль булдырасы килә”, – диде Нурбәк.

Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, “Алтын битлек” премиясе кысаларында үткән перфоманс Казанны бөтен Россиягә танытты. Ул хореографка яңа проектларында ярдәм итәргә вәгъдә итте. Нурбәккә ул Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. “Үзегезнең яңа спектаклегезне куя алырлык грант билгеләсәк, дөрес булыр, – диде И.Метшин. –Репетицияләр өчен мәйданчык белән дә мәсьәләне хәл итәрбез”. Шәһәр башлыгы Н.Батулланың спектакльләрне чит илләрдә кую идеясен дә хуплады: “Алтын битлек” алган эшегезне дәвам итегез. Ә без чит илгә гастрольләрегезгә булышлык итәрбез”.

Очрашуны Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин дәвам итте. Ул “Мин татарча сөйләшәм!”, “Автохәрәкәт”, “Татар-дозор”, “Печән базары” һ.б. проектлар турында сөйләде. Ул “КАЛЕБ” иҗади берләшмәсенә дә тукталды, берләшмә бүгенге көндә Татарстан башкаласында күп төрле мәдәни чаралар оештыра.

Моннан кала, ул бер кызыклы тәкъдим белән чыкты, аны очрашуда катнашучыларның барысы да хуплады. Татар яшьләрен берләштерү өчен, активист фикеренчә, көн дә эшли торган үзәк кирәк. Анда яшьләр бер-берсе белән аралашып, төрле проектлар өстендә эшли алыр иде. Моның өчен шәһәрдә уңыйлы мәйданчык кирәк, дип билгеләп үтте Тәбрис. Шәһәр башлыгына әлеге идея ошады, ул мондый үзәк булдыру өстендә уйларга вәгъдә итте.

Үзенең проектының уңышлары турында “Сәләт” фонды башкаручы директоры Тимур Сөләйманов сөйләде. Лагерьда бер сменадан башланган “Сәләт” социаль-психологик адаптация һәм сәләтле балалар үсешенең уникаль педагогик комплексы сәләтле балалар белән эшләүнең нәтиҗәле системасы булды. Бүгенге көндә бу, Тимур сүзләре буенча, Татарстанның 10 районында, Россия төбәкләрендә һәм чит илдә укыту-мәгариф лагерьлары оештыручы яшьләр хәрәкәте.

“Юлбасма” татар нәшриятын оештыручы Гүзәл Хәсәнова сөйләгәнчә, быел нәшрият халыкара бәйгеләрдә катнаша башлаган. “Казан нәшрияты эше XX гасыр башында чәчәк аткан, без шушы вакытка әйләнеп кайтырга телибез”, – диде Г.Хәсәнова.

Гүзәл Хәсәнова сүзләре буенча, бүген компания үз акчаларына эшли. Нәшрият елга 3-4 китап чыгара, алар барык федераль китап кибетләрендә сатыла. “Китапларны рус, татар телләрендә чыгарабыз, быел беренче тапкыр татар авторлары китаплары инглиз телендә чыгачак”, – диде Г.Хәсәнова һәм Мэрга бер китап бүләк итте.

И.Метшин балалар китапларын шәһәрнең уку йортларында тәкъдим итәргә киңәш итте. “Сез кирәкле эш белән шөгыльләнәсез, мәктәпләребезгә сезне шатланып кертәчәкбез, сезнең теләк кенә кирәк”, – диде Мэр.

Яшь шагыйрә һәм язучы Йолдыз Миңнуллина шәһәр проектлары турында сөйләде. Алар кысаларында сәнгатьнең берничә төре берләштерелә. Аларның кайберләрен Г.Камал театры сәхнәсендә күреп була.

Үзенең проектлары турында “ITTIFAQ” рэп-төркемен оештыручы һәм аның солисты Ильяс Гафаров та сөйләде. Алар арасында 2012 елда төзелгән “Yummy Music” лейблын, “Голос.Дети” проектында катнашкан Сәидә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомын, “Мин татарча сөйләшәм” бәйсез татар музыкасы җыентыгын аерып күрсәтергә мөмкин.

Шәһәр башлыгында татар яшьләренең иҗади проектлары төрлелеге яхшы тәэсирләр калдырды. Ул яшьләргә үзләрнең идеяләрен тормышка ашырырга курыкмаска киңәш итте һәм аларга бу эштә ярдәм итәргә сүз бирде.

Очрашуда Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Айрат Фәизов, Мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов, “Иске шәһәр” территориясе префекты Марат Усманов һәм башкалар катнашты.

https://www.kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*