tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Имам-хатыйб Әхмәтҗан Мостафинга багышланган күргәзмә ачыла
Имам-хатыйб Әхмәтҗан Мостафинга багышланган күргәзмә ачыла

Имам-хатыйб Әхмәтҗан Мостафинга багышланган күргәзмә ачыла

20 гыйнвардан 28 февральгә кадәр Мәскәү Җәмигъ мәчетенең музей киңлегендә “Мәскәү мөселманнары остазы, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Әхмәтҗан Мостафинның тормышы һәм хезмәт итүе” дип исемләнгән күргәзмә узачак.

Күргәзмә Әхмәтҗан Мостафинның тууына 115-ел тулуга (1902-1986) һәм “Әхмәтҗан Мостафин: СССРның ислам тарихыннан” фәнни монографиясе дөнья күрүгә багышланган. Монографиянең авторлары – тарихи фәннәр кандидаты, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Ислам Зарипов һәм педагогик фәннәр кандидаты Марат Сәфәров.

Экспозиция Россия мөселманнары Диния нәзарәте  һәм “Мәдинә” нәшрият йорты тарафыннан оештырылган. Күргәзмәнең нигезен Әхмәтҗан хәзрәт Мостафинның шәхси китапханәсеннән сирәк китаплар тәшкил итә.

Оештыручылар сүзләренчә, китаплар җыю һәм уку галим һәм дин эшлеклесе булган Әхмәтҗан Мостафин тормышында аерым урын алып торган. Шәкерт булган вакытта ук ул укырга яраткан. 1956 елда Мәскәү Җәмигъ мәчетенең  рәсми имам-хатыйбы булгач, ул үз китапханәсен туплый башлый. Совет Мәскәүендә мөселман дине әдәбиятын табу җиңел эш булмый. Шуңа күрә аның җыелмалары нигезен имамга өлкән яшьтәге мәчеткә йөрүчеләр тарафыннан тапшырылган революциягә кадәрге басмалар һәм кулъязмалар тәшкил иткән.

Ә.Мостафин китапханәсенең икенче фонды күпсанлы булмаган СССРда бастырылган мөселман әдәбиятыннан тора.

Китапханә формалаштыруның тагын бер чыганагы 1960-80 елларда СССР башкаласы мәчетендә булган чит ил дин кардәшләребезнең бүләкләре була. Совет исламының лидеры буларак Ә.Мостафин үзе дә чит илләргә чыга һәм аннан яраткан китапларын алып кайта.
https://www.muslim.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*